ИКМӘК-ТОЗ җый. и. 1) Икмәк һәм тоз 2) күч. Азык-төлек, ашамлык әйберләре. Икмәк-тоз онытылмый. Н.Исәнбәт. Мирза үзе дәүләтле, --- йомшак сүзле, икмәк-тозга юмарт, гыйлем һәм дәрәҗә иясе бер кеше булган. С.Җәлал 3) күч. Сый-хөрмәт. Бу – Галим, мулланың авылдашы булып, яшь вакытында анда укыганда, ятимлеге сәбәпле, икмәк-тозыннан да файдаланган икән. Г.Ибраһимов ◊ Икмәк-тоз белән (каршылау) Хөрмәтләп, олылап каршылау. Безне икмәк-тоз белән каршы алырсыз, малай. М.Фәйзи. Икмәк-тоз хакы Кемнәндер күргән сый-хөрмәт хакы (кемнеңдер ихтирамына, яхшылыгына, хөрмәтенә каршы яманлык эшләргә ярамау, өстеңә салынган бурычны намус белән кайтара алу турында) |