ИКМӘ’КТЕР ы. Сүзенең дөреслегенә яки вәгъдәсенең үтәләчәгенә ышандыру өчен, ант сүзе буларак кулланыла; билләһи, валлаһи, кояштыр. – Шушы дукамент булмаса әгәренки, Сөләйман абзый, кайту тәтеми иде. Да, дөнья бездән кәмит ясады, икмәктер! – [диде Шәкүр]. А.Гыйләҗев. «Үзем эшләп алдым!» – дигәч, Ышанмыйлар нишләптер. Карганып әйтүем түгел: Үзем алдым, икмәктер... Ш.Галиев. – Кайтабыз, һичшиксез, Хәбирә түти. – Икмәктер, диген, – диде җитди итеп Зада апа. Г.Тавлин ◊ Икмәктер газыйм карг. Икмәкне иң олы нигъмәткә санап, «бөек икмәк исеме белән ант итәм» дигәнне аңлата. Икмәктер газыйм, мин алай түгел! К.Әмири. Икмәктер менә карг. к. икмәктер. – Аргы елганың Боҗралыгында... Өч мәртәбә күрдем, үз күзләрем белән. Җәйге челләдә Хәлилрахман абый шунда намазлык җәеп тезләнеп утыра иде. Икмәктер менә!.. – дип ант эчте Шәрифулла. Р.Фәизов. Ләкин Мәсрүрә сүз тыңлаудан узган иде. – Или мин шул завычны эшеннән кудыртам, или мин үзем китәм, ---. Икмәктер менә, кояштыр газыйм... М.Мәһдиев. Әле менә хәзер дә, үзеңә сиздерми генә, башыңнан иснәп алдым. Икмәктер менә, икегездә дә бер үк ис. Г.Галиева |