ИКМӘК-СУ җый. и. 1) Икмәк һәм су, гомумән ризык, ашамлык 2) Икмәк һәм судан гына торган, ачтан үлмәслек кенә күләмдәге ризык ◊ Икмәк-су белән яшәү Ашау ягы тиешенчә булмау, такы-токы булу. [Җиһангирның] Тамак ягы начар, күп вакыт икмәк-су белән яши иде. Г.Ибраһимов. Икмәк-суга утырту (ябу) сөйл. Ярым ач тоту, ашарына икмәк һәм судан башка берни бирмәү |