ИКМӘКЛЕК и. 1. 1) Азык, икмәк булу, туклыклылык. Бу нәрсәнең икмәклеге шулкадәр генә, ләкин тамак алдарга ярап тора. Н.Дәүли

2) Ашауга китә торган чыгым (акча һ.б.). Оланнарның һәркайсы кул арасына керә, яшьтән үк икмәклек эшли... М.Рафиков

2. с. мәгъ. 1) Икмәк өчен, ипи өчен әзерләнгән. Байның бура төбендә дә бер икмәклек он була. Әкият. Әнә бер мич икмәклек камырың күпереп ташыган, тавыклар шуны ашаган. Г.Якупова

2) күч. Ашарлык, тукланырлык, азык алырлык. Икмәклек акча да табылып тора. С.Кудаш. Ул рәсем ясап алган акчасын, һичшиксез, шунда оттыргандыр. Ә баласы белән хатыны кан-яшь белән аның икмәклек акча алып кайтуын көтә торганнардыр. Һ.Такташ. Алайга китсә, студенткаларның барысы да диярлек гыйшык-мыйшыкка баткан. Кем икмәклек акча өчен, кем бер зачёт куйдырыр өчен бирелә! М.Кәбиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә