ИКМӘКЛЕ с. 1) Икмәккә (2 мәгъ.) бай, икмәге (2 мәгъ.) мул булган. Яңгыр ява, җылы, шифалы ләйсән яңгыры, күңелләргә рәхәт биреп, тавышсыз гына сибәли, калган карны эретә, чыккан җирне пешерә, тук, икмәкле, имин җәй вәгъдә итә иде. М.Мәһдиев. «Хатын-кызның байтагысы ачлыктан үлде, аннан да күбрәге икмәкле якка чыгып таралды», – дидем. Г.Бәширов. Алар да [әтрәк-әләм], Раушанның үги әтисе шикелле үк, вагон түбәләренә утырып киләләр, --- әмма аларның төп максаты ерактагы икмәкле Ташкент каласы була иде. Р.Мирхәйдәров 2) күч. Мал-мөлкәтле, бай тормышлы кеше турында әйтелә 3) күч. Хезмәт хакы булган, яшәү чыганагы булган. Энекәшне үземнең группага алырга уйладым. Биш маркадан алса да, ичмасам, икмәкле булыр. Ш.Камал 4) күч. Файда, табыш китерә торган; төшемле. --- шуны инстинктив тойган демократларның беренче дулкыныннан «үзгәртеп коруны башлаган» кайбер күренеклеләре актив сәяси эшчәнлектән бөтенләй киттеләр, кайберләре исә шактый «икмәкле» урыннарыннан да отставкага чыктылар. Казан утлары. Икмәкле эш. Икмәкле кәсеп |