ИКМӘК-КҮМӘЧ җый. и. Икмәк, күмәч кебек ашамлыклар. Без бүген республика халкы икмәк-күмәч әйберләре, бәрәңге, яшелчә продукциясе, ит, сөт һәм йомырка белән 1995 елгы дәрәҗәдән дә кимрәк тәэмин ителмәс дип әйтә алабыз. Мирас. Икмәк-күмәч әйберләре никадәр юкарак булса (кабартма, ләвәш һ.б.), бактерияләрнең юкка чыгу ихтималы шулкадәр зуррак була. Юлдаш. 1995 елда икмәк-күмәч пешерү өчен югары сыйфатлы бодай 430 мең тонна күләмендә әзерләнде. Ватаным Татарстан |