ИКМӘ’К АГАЧЫ и. бот. Тут агачлары семьялыгыннан, җимешләре пешереп, кыздырып ашала торган, крахмалга бай тропик агач; русчасы: хлебное дерево. Цейлонда бер балыкны җирле балыкчылар икмәк агачының яфрагы – косколайя дип йөртәләр. Кызыклы ихтиология. Тропик илләрдә киң таралган үсемлекләрдән банан, кокос пальмасы, икмәк агачы, манго һәм авокадо җирле халыкка икмәк һәм башка шундый продуктларны алмаштыра. Ботаника. Андагы [тропик илләрдә] халыклар банан, кокос пальмасы, икмәк агачы, манго һәм авокадо җимешләре белән тукланалар. Биология |