ИКМӘК и. 1. 1) Ачытылган камырдан мичтә пешерелгән ризык; ипи. Икмәк – гомер, тазалык, мәхәббәт чыганагы, бәхет китерә торган өстәлдәге кояш ул. А.Гыйләҗев. Кара авыл икмәге, тоз, яшел суган һәм бәрәңгедән дә тәмлерәк бер генә ризык та юктыр төсле тоелды. Ф.Яхин. Икмәк комбинатында дүрт йөз кырык кешенең һәр өченчесенә директорның приказы белән җәза бирелгән... М.Насыйбуллин 2) Ашлык. Гектарыннан утыз, кырык центнер алган хуҗалык күп булды. Колхоз ындырларында икмәк таулары ясалды. М.Мәһдиев. Кешеләр икмәк үстерергә өйрәнгәнче үк бер-берләрен дәваларга өйрәнгәннәр. Ф.Яруллин. Ниләр генә юк иде ул хатларда: авылда беренче булып «похоронный» алган семьяның ачы кайгысы да, комсомолларның кызыл обоз белән икмәк илтүләре дә, ---. Л.Ихсанова 3) Кырда үсеп утырган иген. Башакларын дулкынлатып җил йөгергән бодай басуы ызанына дүрт-биш адым кала – сусыл үләнлек. Димәк, монда көтүне берәү дә якын китермәгән. «Сарык» дигәнең икмәккә бер башын тыкса, аерып кара аннары... М.Галиев. Болгарларның җирләрендә бодай, арпа, тары һәм башка төрле икмәк тә үскән. Г.Гобәйдуллин. Алар --- кызыл бозауны, --- икмәккә кермәсен өчен, казыкка бәйләп калдыралар. Н.Әхмәдиев 4) диал. Бал кортлары тарафыннан үсемлекләрдән кәрәзләргә күчерелгән серкәләр; бал кортлары азыгы; чыршын; русчасы: перга, хлебина. Умарта кортлары бит – табигать яраткан иң тырыш һәм файдалы җан ияләре. Алар биргән продукция: бал, балавыз, прополис, корт серкәсе, бал икмәге --- йөз төрле чирне дәвалый. И.Абдуллин. [Кешеләр] Азыкка дигән балны шикәр белән алмаштыралар. Кортка фәкать бал белән чыршын, ягъни бал икмәге, перга кирәк. Б.Камалов. Кортлар бал гына түгел, бик кыйммәтле дару чималы – корт икмәге дә җитештерәләр бит. Г.Тавлин 5) күч. Гомумән ашамлык, ризык, азык. Кеше икмәге белән озак яшәмәссең; кеше акылы белән ерак бара алмассың. Мәкаль. Апам сезнең икмәгегезне ашап, сезнең кул астыгызда кабер күрде... Үзем дә менә --- бар гомеремне сезнең икмәгегез белән үткәрдем. Г.Ибраһимов 6) күч. сөйл. Хезмәт хакы; яшәү, көн күрү чыганагы. Мин күптәннән бала-чага түгел инде. Үз икмәгемне үзем эшләп ашый башлаган көннән бирле. А.Гыйләҗев. Ә балалар йортында, ихтимал, егеткә һөнәр биреп, киләчәк тормышында ышанычлы икмәге булсын дип тырышканнардыр: ул елларда тимерьюлчы иң отышлы һөнәр санала иде бит. Р.Мирхәйдәров. – Безнең үзебезнең филармониябез бар, әллә каян килгән әтрәк-әләмнәрдән тамашачыбызның зәвыгын боздыра алмыйбыз, – диделәр. – Сез инде безнең артистларыбыз икмәгенә сузылмагыз. Ф.Яруллин 7) күч. Кәсеп, шөгыль, эш. – Сезнең эш түгел бу, Аллаяр, тимә минем икмәккә. – Морг докторы операциянең файдасыз икәнлегенә ишарәли. С.Сөләйманова. «Адәм сөяге» дигән басудагы сөякләр Алкаб би туздырган дошман чирүенең калдыклары --- түгелме? Кем белә, кем белә! Моны тикшерү – галимнәр эше, алар икмәгенә тимик. Мирас. – Ә менә гайбәтнең турыдан-туры үзегезгә кагылуына карашыгыз ничек? – Сүз йөри инде ул... Кайчан көлеп кенә карыйм, ачуым да килә. Бер карасаң, кемнеңдер икмәге бит инде ул. Юлдаш 8) күч. сөйл. Тормышның, хуҗалыкның бергәлеге яки аерымлыгы турында. Каената белән бер икмәктә булу 2. ы. мәгъ. сөйл. к. икмәктер. Конкурста мин беренче урынны алам, Гөлүсә. Чын, икмәк! Н.Гыйматдинова. Әнисенең күзләренә туры карап, икмәк белән, аның үз исеме белән антлар бирә-бирә ялган сөйләде кыз. Р.Мөхәммәдиев ◊ Икмәгем орсын карг. Яхшылыкка каршы яманлык эшләгән кешене каргап әйтелә. Икмәк алды карг. к. икмәктер. Сиңа ялган, безгә чын, менә икмәк алды, моңарчы нәселебездә эчкече булмады, йортыбызга аракы заты кермәде. Г.Бәширов. Икмәк бүсере гади с. Әрәмтамак, бушка ашап ятучы. Икмәк йөзе Пешкән икмәкнең өске ягы. Икмәк йөзен (чыраен) күрмим карг. Үзенең хаклыгына ышандыру өчен әйтелә торган ант сүзе. Икмәк каргышы; икмәк орыр карг. Ризыкны ташлап, таптап һ.б. исраф итүләр ярамавын кисәтү. Икмәк киселү Кайту юлы ябылу, яшәргә мөмкинлек булмау. [Хәерниса түти:] Гөлсем кызым, алдың-артың нык уйла, ну чтубыты кайтып җыларлык булмасын. Куам да чыгарам. Монда икмәгең киселә. Р.Кәрами. Икмәк көясе к. икмәк бүсере. Икмәк кызавы диал. шелт. Эшлексез, сәләтсез, уңмаган кеше. Икмәк өсте карг. к. икмәктер. Сорокин озак уйланып торды да сорап куйды: «Сатмассыңмы безне?» Чырык сикереп торды: «Менә, икмәк өсте, сезнең хакта сыңар сүз ычкындырсам, Ходай орсын». Я.Зәнкиев. – Шуннан мин, агаемны үчекләп, җыр чыгардым. Кешегә сөйләмәс булсаң, сиңа да әйтәм. – Икмәк өсте, ант. К.Мостай. Икмәк өстендә әйтү Ант итү. – Билләһи менә, икмәк өстендә әйтәм! Менә шул, ә-ә! – диде. Г.Бәширов. Икмәк салу Мич ягып, ипи пешерү. Икмәк суы эвф. Аракы. Икмәк суын эчкән өчен, Җанкай мине ташлады. Җыр. Икмәктән бизим карг. к. икмәктер. Икмәктән бизим, барысы да ышандылар шул озын телле адәмнең сүзенә. Н.Мадьяров. Икмәк тегермәне мыск. 1) Авыз. Инде икмәк тегермәненнән [түрәләр] кызыл су агызалар дип торабыз. Х.Кәрим; 2) Икмәкне күп ашаучы. Икмәк тотып ант итү к. икмәктер. Болай яшәп булмый ич, аңлыйсыңмы? Бер гаебем юк, икмәк тотып ант итәм. Н.Әхмәдиев. Икмәк тотып сөйләү к. икмәктер. Үзенең каениш тиешле кешесе минем үземә икмәк тотып сөйләде. Ш.Камал. Икмәк төсен күрмим карг. к. икмәктер. Сүзебезнең энә очы кадәресе генә ялган булса да, икмәк төсен күрмик, менә табын өстендә әйтәм. А.Шамов. Икмәк төю Бертуктаусыз, күп итеп икмәк ашау. Икмәк убыры гади с. 1) к. икмәк бүсере. Быелдан болай шул икмәк убырларыңны асрыйсы булма. Т.Гыйззәт; 2) Икмәкне күп, нык ашаучы; бушка ашаучы. Габбас мулла җиренә килгән имам да – икмәк убыры. Р.Фәхреддинов. Икмәк череткеч к. икмәк бүсере. Икмәк черетү (черетеп яту) сөйл. Бушка азык исраф итү, дөньяда файдасызга яшәү. Юкка икмәкне череткән бәндә мин. Ш.Бабич. [Ана:] Ул инде минем өчен күптән мәет. Аналар өчен балалар шулай. Кайберләре вафат булсалар да, мәңге исән, --- кайберләре икмәк черетеп яшәсәләр дә – мәет! Ш.Хөсәенов. Икмәк шүрлеге гади с. Авыз. Сиңа, чатан туганый, картлар алдында икмәк шүрлегеңне бераз ябып торасы иде. Бераз уйлап кычкырырга кирәк. А.Шамов. Икмәк шүрлегенә менеп төшү гади с. Авызга сугу, сугып җибәрү. Хурлама мине алай. Югыйсә икмәк шүрлегеңә менеп төшәргә дә күп алмам. Р.Ишморат |