ИКЕЮЛЛЫК и. әд. 1. Ике юлдан торган шигырь тезмәсе. Һәр икеюллык монда [бу шигырьдә] йөзәр ел буе халык күңелендә эшкәртелгән, халык сүзендә шомарган мәкаль булып яңгырый. Татар әдәбияты тарихы. Дәрдемәнд иҗатында өметкә урын калдырган шигырьләр дә аз түгел. «Илдә бер дуст булмаса гәр, Ил бөтен – дошман түгел!» дигән икеюллык – шуның бер үрнәге. Әдәбият. Әдип Алмыш хан чорындагы көмеш акчага сугылган икеюллыктан алып (930 ел) 1992 елга кадәрге вакыт аралыгындагы барлык шагыйрьләрне барлап, алар иҗатындагы иң яхшы үрнәкләрне татар укучысына тәкъдим итә. Казан утлары

2. с. мәгъ. Ике юлдан торган, ике юлдан гыйбарәт. «Диван»да борынгы төрки поэзиядән 170 дүртьюллык һәм 54 икеюллык шигъри строфа теркәлгән. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә