ИКЕШӘР-ӨЧӘР сан Якынча икешәр яки өчәр булуны белдергән чама саны; берничәшәр. Хәзрәт, вакыты булганда, мәдрәсәгә икешәр-өчәр мәртәбә керәдер. Ф.Кәрими. Эчке шәһәрдә – хан сарае, биек манаралы мәһабәт мәчетләр, икешәр-өчәр катлы ташпулатлар, манаралар белән узышып күккә үрелгән юан тирәк агачлары. Ф.Латыйфи. Надзирательләр һәр сафны икешәр-өчәр тапкыр санап чыктылар ---. И.Салахов |