ИКЕШӘРЛӘП рәв. Парлап, икешәр-икешәр итеп, икәү-икәү булып. – Икешәрләп, өчәрләп укмашкан сарыкларда инде ашау кайгысы беткән ---. М.Галиев. Урамда гайре табигый җанлылык: авыл кешеләре икешәрләп, өчәрләп капка төпләренә җыелып, нидер сөйләшеп торалар. В.Нуруллин. Директор Илдар Ханович коридорда чабып йөрүчеләрне кабинетына берьюлы икешәрләп, ике кулы белән колакларыннан тотып алып керә торган иде ---. Л.Гыймадиева |