ИКЕШӘР-ИКЕШӘР рәв. к. икешәрләп. Шәһәр бюджетыннан тагы берәр миллиард өстәмә акча да ала алса, кирәк-яракларын да табачак, икешәр-икешәр кешене дөньяның Казино үзәкләре булган Лас-Вегаста һәм Монте-Карлода укытып кайтарачак. Р.Мөхәммәдиев. Таудай биек өй ишегенең ике ягында да – эчтә дә, тышта да – икешәр-икешәр кораллы ирләр тора иде. Н.Фәттах |