ИКЕШӘР сан 1) Һәркемгә (һәрнәрсәгә) ике, бертигез күләмдә ике булуны белдергән бүлем саны. --- икешәр катлы таш йортларның стеналары сабын белән югандай чиста күренә, урман ягына караган тәрәзәләр, ут капкандай, күзләрне чагылдырып янып тора. М.Маликова. Икешәр, дүртәр, алтышар үгез җигелгән авыр арбалар, озын койрык булып, көтүләр артыннан бардылар. Н.Фәттах. Башкалардан ким-хур булмас өчен, бер класста икешәр ел утырса утырды, кичке мәктәпне тәмамлап чыкты иң элек. Р.Мөхәммәдиев

2) Аерым басым һәм интонация белән әйткәндә «ике» мәгънәсен көчәйтә. Һәр бүлек өчен бездән икешәр кеше җавап бирәчәк. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә