ИКЕТЕЛЛЕЛЕК и. 1) Берьюлы ике телне камил белү һәм ике телдә камил сөйләшү күренеше. Яшь буын бала чактан ук икетеллелек мохитендә үсә... Мирас

2) Аралашу шартларына карап, бер үк халыкның берьюлы ике телне куллануы; билингвизм. Безнең республикада һәм татарлар яшәгән башка өлкәләрдә элек-электән татар-рус икетеллелеге хөкем сөрә, ягъни татар халкы, үз теле белән бергә, рус телен дә куллана. Р.Йосыпов. XX гасыр шартларында билингвизм – икетеллелек – --- милли телләрне саклау һәм үстерү һәм, бер үк вакытта, провинциаль бикләнгәнлектән һәм тончыктыргыч ялгызлыктан котылу чарасы булып тора. Ч.Айтматов. Хәзерге татар-рус икетеллелеге шартларында, туган тел сүзләрен дөрес куллану өчен, үзара мөнәсәбәттәге бу ике телнең лексик-семантик системасындагы үзенчәлекләрне белү бик әһәмиятле. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә