ИКЕТЕЛЛЕ с. лингв. 1) Бер тел сүзе икенче тел сүзе белән тәрҗемә итеп бирелгән. Иң күп таралган икетелле сүзлекләрдән татарча-русча, русча-татарча сүзлекләрне күрсәтергә кирәк. Ф.Сафиуллина. Эрзә халкы белән мукшы икесе икетелле газета чыгара, радиолары ике телдә сөйли, алар бер-берсен аңламый, әмма «мордва» дигән бер халык. Р.Батулла. Монда математика, сызма геометрия, механика, физика, --- һәм башка фәннәрдән дә саллы-саллы икетелле һәм аңлатмалы сүзлекләр бар. Фән һәм тел

2) Берьюлы ике телдән дә файдалана, шул телләрдә яза һәм сөйләшә ала торган. XII йөз урталарына таба Донның түбән агымында, Азов буенда икетелле руслардан, дөресрәге, рус-кыпчак телле метислардан торган, «бродниклар» дип аталган байтак санда авыллар яшәп килә. Т.Кәримов. Бала икетелле мохиткә күпме иртәрәк чумса, ике телне дә шулкадәр тизрәк һәм уңышлы итеп үзләштерә. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә