ИКЕ-ӨЧ сан 1) Ике яисә өч, берничә. Ике-өч атнадан артык сузылмас, дип уйлыйм. С.Сөләйманова. Үзе алга кереп утырды хатын, артка ике-өч ирдә булып та рәт чыгара алмаган сеңлесен утыртты. Р.Мөхәммәдиев 2) Аз гына. Көнләшкәннәрдер инде, Әкълимә апа алардан нибары ике-өч яшькә өлкән булып, безгә педучилище тәмамлап кына килгән иде бит. М.Маликова ◊ Ике-өч авыз сүз Берничә, аз гына сүз (әйтү яки язу). Ул бары ике-өч авыз сүз генә әйтә алды: «Ташларга... мәҗбүр иттеләр... Югыйсә ташлар идемме соң?!» М.Хәсәнов. Ике-өч сүз (белән) Берәр нәрсә хакында бик кыска гына итеп (сөйләп бирү яки язу). Күзен хатынына текәп, ике-өч сүз әйтү җитә калды: – Кара аны, мөгез чыгарып маташасы булма! М.Насыйбуллин. [Ишьегет:] Республика халкы фронтка хат язган, шуңа балигъ булган бөтен кеше кул куя. [Гариф:] Ике-өч сүз белән эчтәлеген әйт. М.Гыйләҗев. Өстәлдә – хат кисәге. Һәм анда да нибарысы ике-өч сүз: «Хәнифә, гафу ит, мин китәм. Бераз дөнья гизеп кайтырга исәп...» М.Хәбибуллин |