ИКЕӨЛЕШЛЕЛӘР и. күпл. бот. Яралгылары ике өлештән торган чәчәкле үсемлекләрнең бер классы; русчасы: двудольные. Чәчәкле үсемлекләрнең иң зур төркемнәре булып класслар санала. Андый класслар ике – бер өлешле үсемлекләр классы һәм икеөлешлеләр классы. Ботаника. Икеөлешлеләр классына барлык яфраклы агачлар һәм куакларны диярлек --- кертәләр. Биология. Безнең республикада чәчәкле үсемлекләр киң таралган, ---. Икеөлешлеләр классыннан – 1199 төр: алар 432 ыругка һәм 84 семьялыкка керә; берөлешлеләр классыннан – 368 төр: алар 119 ыругка һәм 24 семьялыкка керә. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә