ИКЕНЧЕЛӘНҮ ф. Үзгәрү, башкалану, икенче төскә, икенче рәвешкә керү. Ания, синең белән Казанга барып кайткач, бөтенләй икенчеләнгән. Г.Галиева. Ана быел кадерле кызкаеның бөтенләй икенчеләнеп кайтуын күрде. Н.Фәттах Икенчеләнә бару Торган саен ныграк үзгәрү, икенчеләнү Икенчеләнә башлау Икенчеләнү билгеләре күренү Икенчеләнә төшү Беркадәр, бераз икенчеләнү Икенчеләнеп бару к. икенчеләнә бару. Заман икенчеләнеп бара шул хәзер. М.Маликова Икенчеләнеп бетү Тәмам, бөтенләй икенчеләнү Икенчеләнеп калу Билгеле бер вакыт арасында, төрле сәбәпләрдән соң, тәэсирләрдән соң үзгәрү, икенчеләнү. Бүген Зөһрә --- бөтенләй икенчеләнеп калган. Тагын да нечкәргән, җыйнакланган. Н.Фәттах Икенчеләнеп китү Кинәт кенә үзгәрү, ниндидер сәбәптән, вакыттан соң икенчеләнү. Ул үзен бөтенләй яңарып, үзгәреп, икенчеләнеп киткән шикелле сизде. Н.Фәттах. Кыз бала тәмам икенчеләнеп китте. Хәзер инде аның йөзендә алсулык, иреннәрендә бәхетле елмаюы сүнми, чәчләрен гел тарап, матур киенеп йөри башлады. Р.Фәизов |