ИКЕНЧЕЛӘЙ рәв. 1. Икенче кат, тагын, кабат, кабаттан. – Каян алсаң, шунда илтеп куй, – диде [әтисе]. – Икенчеләй кеше әйберенә кагылсаң, кулыңны шартлатып сындырырмын. Р.Кәрами. Мөнәвәрә качмады, ыжгырып килгән җиңгәсенең кулын эләктереп артка каерды, Гайфәрәнең бармаклары сынган төсле шытырдап куйды. – Икенчеләй үрелмә, җиңги. Н.Гыйматдинова. «Икенчеләй бакчага кермәм, кермәм, кермәм!» дип ант иттереп җибәрә торган иде. М.Әмир

2) Башкача, бүтәнчә, үзгә. Әгәр дә кеше каядыр барып кайтса, үз тирәлегеннән читтәрәк булган кешеләр белән аралашса, ул инде уйлана башлый. Янәсе, нигә ул болай да, бүтәннәр икенчеләй яши. Р.Кәрами

2. кер. сүз функ. сөйл. к. икенчедән. Икенчеләй, кайдан керәсен, ничек керәсен белмим. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә