ИКЕНЧЕЛ с. Башлангыч булмаган, үсештә икенче баскычта торган яисә нәрсәнең дә булса нәтиҗәсе буларак барлыкка килгән. Җирдә һәр җан иясенең, һәр үсемлекнең икенчел варианты бар. М.Галиев. Уртадагы икенче эре күзәнәк «үзәк» яки «икенчел күзәнәк» дип йөртелә. Ботаника. «Акча» сүзе – борынгы һун-төрки чорларыннан сакланган атама. Ул VIII йөзгә караган Кытай тәңкәсендәге икенчел язуда очрый. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә