ИКЕНЧЕ сан 1. Бер-бер артлы санаганда, урыны бердән соң, өч алдыннан булуны белдергән тәртип саны. Ә ишегалды түрендә дүрт этажлы аерым бер йортның икенче этажында Муса яши. М.Максуд. Икенче клиника Казан каласының --- ике катлы борынгы бинасында урнашкан иде. Г.Галиева

2. с. мәгъ. 1) Вакыт турында – алдагы, киләсе, булачак, моннан соңгы. Икенче көн тоташ кар ява. Җыр. Икенче көнне клиникага эшкә килү белән, ул алтынчы палата врачы Фидая Галимовнадан Динә хакында сорады. М.Маликова. Икенче көннедерме, Тукай клубында иптәшләрчә кичке мәҗлес үткәрелде. М.Максуд

2) Бер – икенче, берсе – икенчесе, берәүләр – икенчеләр кебек тезмәләрдә санап киткәндә, каршы куйганда кулланыла. [Ибрай] Әле бер әйберен күрсәтә, әле икенчесен күрсәтә, бакчасының тәртиплелеген, яшелчәләренең шәплеген мактап бетергәнебезне дә көтми, яңа әйберләргә күчә. М.Әмир. Бу дөм сукыр адәмдә гади кешеләрдә булмыйча, аларны хәйран калдыра торган ике гаҗәеп сәләт бар иде: берсе – аның сизгерлеге, икенчесе – хәтере. М.Маликова. Авторларның кайберләре исә, дошман белән батырларча көрәшеп, яу кырында ятып калган. Икенчеләре, сугыштан кайтып, дөнья куйдылар, исәннәре дә шактый өлкәнәйде. Казан утлары

3) Кемнең яки нәрсәнең дә булса беренчесен, чынын алмаштырган. Әйе шул, Салиха апаның икенче ире, Бикташның үги әтисе Әгъзам дигән кеше бар иде бит әле дөньяда. М.Маликова. Җитмеш тугыз яшенә кадәр яшәп тә, үзенә «әни» дип эндәшкәнне бер генә тапкыр да ишетмәгән, ләкин безнең өчен икенче әниебез булган кеше турында язасым килә сезгә. Сөембикә

4) Кемгә дә булса бик охшаш булуны белдерә; нәкъ, тулысынча. Техника шигырьне, әдәбиятны, йомшак күңелле кешеләрне кысрыклап чыгара. Беләсезме, ни өчен Пушкиннар, Тукайлар юк? Икенче Пушкиннар, икенче Тукайлар --- менә шуның өчен. Н.Фәттах

5) Кирәклеге, мөһимлеге ягыннан беренчесеннән ким яки әһәмиятсез, ярдәмче, өстәмә. Хәзер инде ул [Фәлях] икенче секретарь белән санлашып тормый, турыдан-туры «беренче» тирәсендә генә бөтерелә. Р.Мөхәммәдиев. Моннан ун еллар элек, әле Брежнев заманында, --- дәрәҗәсе буенча илдә икенче кеше, СССР Министрлар Советы рәисе Алексей Николаевич Косыгин вафат булды. Р.Мирхәйдәрев

6) муз. Ярдәмче партияне башкаручы. Икенче тавыш. Икенче скрипка

7) Сыйфаты ягыннан беренчесеннән түбән булган. Әхмәтсафа агам илә Хәсәнша шул пароходта икенче класска утырып киттеләр. Ш.Мөхәммәдев. Әгәр орлык көздән үк чәчү стандартына җиткерелмәгән икән, язгы җылы көннәр башлану белән, аны сортларга аерырга һәм сыйфатын беренче, икенче класс таләпләренә җиткерергә кирәк. Юлдаш

8) Башка, үзгә, бүтән. – Синең белән берәр хәл булса, хатының ташламас иде бит?..– Валя беркатлы бала-чагадан мәзәк сүз ишеткәндәй елмайды: – Без – икенче мәсьәлә... М.Маликова. --- Җәмилә Закировнаның башына һич көтелмәгән бер уй килде: икенче кафедрага күчкәннән бирле, доцент Дәүләтшинның бер генә мәртәбә дә, ярдәм сорап, профессор Ильясовага мөрәҗәгать иткәне булмаган икән. М.Маликова

9) Әүвәлгегә охшамаган, бүтән төрле, башка. Бәлки, аның [Зәйниянең] атасы да Кызыл Армия сафларыннан бөтенләй икенче кеше булып, яхшырып кайткандыр? Г.Бәширов. Таштугайдан кайтканнан бирле күзгә-башка күренгәне юк, өеннән чыкмый. Алыштырган кебек, икенче кешегә әйләнде куйды. Н.Фәттах. Бүгенге очрашулардан, сөйләшүләрдән соң, аны [Ниазны] күргәч, Зөлфә бөтенләй икенче дөнья кешесе белән очрашкандай булды. М.Маликова

10) Теге, каршы, аргы. Юан, төз бүрәнәләрдән салынган бу өйнең бер ягында – хатын-кызлар, икенче ягында ир-ат куна торган иде. М.Маликова. Бу зур завод ерак, каланың бөтенләй икенче читендә иде. Ф.Яхин

11) хәрби Дошман белән турыдан-туры сугыш алып барган хәрби берләшмәләрнең, алгы сызыктан соң, азык-төлек, корал, кием-салым, резерв көчләр белән тәэмин итә торган, санитария һ.б.ш. бүлекләр урнашкан өлеше. Әтисе исенә төшкән саен, Рифаның йөрәге әрнеп куя. Бер дә булмаса, аны алгы сызыктан әз генә арткарак – икенче эшелонга күчерергә иде. Х.Камалов. Гәрчә, аларның икенче эшелон белән фронтка килгәнлекләрен ишетеп белсәм дә, аны күрә алудан өметемне өзгән идем. Г.Галиев. --- беркөнне кичкә каршы рота командиры шалтыратты: – Икенче эшелонга, дивизия тылына, Уралдан делегация килгән. Т.Таһиров

3. рәв. мәгъ. 1) Кабат, яңадан, тагын. Лотфулла абый, җаныкаем, җибәр, валлай, билләй, таллай икенче урламам, җибәр, дим. Ә.Айдар. Кечкенәләргә килгәндә – эш җиңел, башын ике аяк арасына кыстыра да: – Икенче усал булма! Икенче итмә! Тавышыңны чыгарма... – дип бирепме бирә. К.Нәҗми. Заһидә апаң белән икенче тавышланасы булма! Н.Фәттах

2) Икенче бер, икенче кат (мәртәбә, тапкыр), икенче төрле (төстә) тезмәләре белән килеп: «башка», «бүтән», «башка вакытта», «кайчан да булса бер», «кабат», «тагы», «башкача» мәгънәләрен белдерә. Киресенчә, икенче кат эшләмәслек итеп үзәкләренә үткәреп сугарга иде, ләкин, күрәсең, гырылдап йокыга киттеләр. Т.Гыйззәт. Әгәр без шул эшне булдыра алсак, ул вакытта алар безнең мал төягән көймәләребезне талап тора алмаслар, алар икенче мәртәбә безнең атавыбыз өстенә килә алмаслар, алар да, безнең шикелле, үзләре эшләп көн итә башларга өйрәнерләр. Ф.Әмирхан. Бүген ул [бикә] әнә бөтенләй икенче төрле сүзләр сөйли. Н.Фәттах

4. кер. сүз функ. к. икенчедән. Бердән, көннең эсселеге, икенче, һич йокысыз юл зәхмәте хан кызы илә шаһзадәне тәмам хәлдән тайдырган, арыткан иде. Ш.Мөхәммәдев. – Сезгә бик зур үтенечем бар, – диде [тикшерүче]. – Бер генә түгел, ике. Сезнең ял йортында күмәкләшеп төшкән фоторәсемегез бардыр. Шуны миңа вакытлыча биреп торыгыз. Икенчесе – безнең белән очрашып сөйләшү турында берәүгә дә әйтмәгез, яме? М.Маликова

5. и. мәгъ. 1) Беренчедән (кайнар сыек ашамлык – аш – борщ, щи һ.б.ш.дан) соң бирелә торган кайнар ашамлык; аштан соңгы ризык. Икенчегә, күбрәк, шулпада пешкән, яссы кисәкләргә туралган, кайчагында кишер, суган турап, борыч сибеп, томалап пешергән ит бирәләр. Р.Мөхәммәдова. Икенчегә бәрән, бозау, дуңгыз итеннән кәбестәле ризыклар, котлетлар, люля-кебаб, бифштекс, --- фарш тутырылган помидорлар һәм ташкабаклар, йомырка тәбәсе куела. Юлдаш

2) сөйл. тар. Совет чорында партия оешмаларында җитәкче (беренче секретарьнең) ярдәмчеләреннән берсе. Хәзер инде ул [Фәлях], икенче секретарь белән санлашып тормый, турыдан-туры «беренче» тирәсендә генә бөтерелә. «Икенче»нең аның эше күп: иген иктерәсе бар, печән чаптырасы һәм сыер саудырасы. Р.Мөхәммәдиев

3) икенчеләр күпл. Башкалар, бүтәннәр. Берәүләрне тормыш гомергә бер тапкыр сыный ---. Икенчеләрне тормыш көн саен, сәгать саен сыный. Ф.Яруллин. Берәүләре, йортны ремонтлагыз, юкса сайламыйбыз, дип куркыта. Икенчеләрнең лифты эшләми икән, өченчеләренә җылылык килми. Р.Мөхәммәдиев. Шушы минутларда берәүләр, өенә кайтып кереп, балаларын сөя, икенчеләр каядыр ашыга ---. М.Маликова

Икенче әтәч Төннең әтәч икенче тапкыр кычкырганнан соңгы вакыты. Ләйлә ни дә булса әйтергә өлгермәде, тышта әтәч яңадан аваз салды. – Абау, икенче әтәч! – диде Ләйлә. – Ходаем, күргән шикелле дә булмадым! Нигә шул тиклеләр кыска икән бу төннәр?.. Г.Бәширов. Әйе, икенче әтәчтән соң кызлар янына кертермен. Т.Гыйззәт. --- шул төнне Вафин, икенче әтәчләргә кадәр, йокыга китә алмыйча як-якка әйләнгәләп ятты. Ф.Хөсни. Икенче икмәк Бәрәңге. Бәрәңгене озакка сузмадылар – бер атна-ун көн дигәндә, утыз студент --- колхозның утыз гектарга утыртылган икенче икмәген җыеп та бирде. Х.Ширмән. Икенче кулдан (белү, ишетү) Нинди дә булса хәл-хәбәр турында кеше аркылы ишетеп белү турында. Икенче күз белән Бүтәнчә, элеккедән үзгә рәвештә. Шул вакыйгадан соң әти «тар балаклар» язган китапларга икенче күз беләнрәк карый башлады. Г.Гобәй. Икенче сүз белән әйткәндә Шул ук фикерне башкача, башка сүзләр белән белдергәндә. Икенче төрле (итеп) әйткәндә к. икенче сүз белән әйткәндә. Боларның сүзләренә колак салмаска, икенче төрле әйткәндә, сер бирмәскә тырышып, үземнең урыныма барып, --- сабакларымны кулыма алып утырдым. М.Гафури. Икенче яшьлек Кешенең 35 – 40 яшьләр тирәсендә яшьләрчә дәртләнеп, яшәргәндәй булып киткән чагы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә