ИКЕНДЕ-АХШАМ и. фар. 1) Икенде белән ахшам арасы (кояш баер алды һәм баю арасындагы эңгер-меңгер чак). Икенде-ахшам вакыты булганга, анда хәзер әһле иман гыйбадәт кылалар. Г.Ибраһимов. Бишенче ноябрьдә кич берлән, икенде-ахшам арасында, сәгать дүртләрдә Яуширмәгә илеп кердем. Г.Исхакый. Икенде-ахшам вакыты үткәч юлга чыктык. Х.Кәрим 2) дини Икенде (өченче) һәм ахшам (дүртенче) намазлары. Кая, тәһарәт алып, икенде-ахшам укырга кирәк. Ш.Камал |