ИКЕНДЕ и. 1) Һәрнәрсәнең төш вакытындагы күләгәсе ике өлеш озайганнан башлап, кояш тәмам батып беткәнче булган ара; төш вакыты белән кояш баеган араның нәкъ уртасы. Икендедә ил ташлама («кичкә каршы сәфәргә чыкма» мәгънәсендә). Мәкаль. Тик Сәлимәм мине юату җаен тиз тапты: – Рөстәм, ни булды? Эш өчен хафага төштеңме? Дәү әтием әйтә торган иде: «Өйләдән икендегә кадәр кылган фигыльнең бәрәкәте булмый, зәхмәте генә бар!» – дип. Ф.Яхин. Көннең иң ямансу чагы – икенде белән ахшам арасы, ди торган иде Динәнең әбисе. М.Маликова 2) дини Биш вакыт намазның өченчесе – шул вакытта үтәлә торган намаз. – Намаз да укыйсыңмы? – дип сорады ул [Мотаһир], куркып кына. – Укыйм. Иртәнге, икенде һәм ахшам намазларын. А.Хәлим. Пәрдәләр арасыннан хуҗабикәнең ак өендә икенде намазын укуын күргәч, Хәйруллин янә борчылып алды. Г.Бәширов. Иртәнге намаз бер генә, ә кичкеләр өчәү: икенде, ахшам, ястү. М.Маликова ◊ Икендедән ятып йоклау Кояш баеганчы, бик иртә яту (ялкаулыкка киная). Икенде күләгәсе гади с. мыск. Буйга бик озын кеше. Алга икенде күләгәсе хәтле бер адәм килеп басты. Аның аркасы аша мин --- экранны күрә алмый башладым. Н.Исәнбәт. Өченчесе – икенде күләгәседәй шыксыз озын гәүдәлесе – сүзгә кушылып, нәрсәдер әйтергә авыз ачкан иде, аяклары таеп китте ---. Ф.Баттал |