ИКЕЛЕ-МИКЕЛЕ с. 1. 1) Ачык түгел, билгесез, хәл ителмәгән. Ырсытдин шулай уйлап, икеле-микеле фикерләр белән саташып йөргәндә, беркөн иртәнге чәйдән соң, Йомабикә --- сыгылып сәкегә ятты да уфылдарга тотынды. Я.Зәнкиев. Иданың агитбригада турында шундый оятсыз рәвештә ялганлавын ишетеп, ул [Сәгыйть], моңарчы үзендә беркайчан булмаган кыюлык белән, бөтен икеле-микеле уйларын бер читкә сыпырып ташлады да урыныннан сикереп торды. Н.Фәттах. Иң гаҗәбе: Мөхәммәт Уразаевның үз күңеленә дә икеле-микеле уйлар килеп киткәли иде... Сөембикә 2) Икеләнүчән, аумакай. Мәгънәсез кеше лә ул Хәлил. Куркак бит ул, икеле-микеле. Ш.Камал 3) Күңел бер якка да утырып җитмәгән, ничек буласы билгеле түгел 2. рәв. мәгъ. Анык булмыйча, хәл ителмичә яисә хәл итмичә. Болай икеле-микеле яшәп ятканда, ничек бала булдырасың! М.Маликова. Мәҗит сүзне кыска тотты: – Әти кайтканчы, мин – баш көтүче, син – баш көтүче ярдәмчесе. Әтинең әйткәнен үзең дә ишеттең. Икеле-микеле йөрисе түгел! Н.Хәсәнов |