ИКЕЛЕ’К САНЫ и. лингв. Борынгы рус, грек, гарәп һ.б. телләрдә ике предмет яки ике затны белдергән сан категориясе. Рус телендә, мәсәлән, икелек саны булганда, күплек саны «икедән артык» мәгънәсен белдергән: один стол – два стола – три стола. Икелек саны югалгач, күплек саны «бердән күп» мәгънәсен белдерә башлый. Ф.Сафиуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә