ИКЕЛЕК с. 1. 1) Ике берәмлекне эченә алган, икегә йөри торган. Икелек цифр

2) Икегә (ике кешегә) җитәрлек. Тиз арада Әхмәди каяндыр икелек тәмәке эләктереп килде. Г.Бәширов

2. и. мәгъ. 1) Икеле цифры. Берәмлекләр һәм нульләр белән күрсәтелә торган санның бары тик икелекләр һәм бишлекләргә генә таркалуын күрәбез. Арифметика

2) иск. Ике тиенлек яки ике сумлык акча. Биргәнне яхшылап саклыем дип, Янчыкка икелек салдым. Я.Емельянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә