ИКЕЛЕ с. 1. 1) Ике компоненттан торган. Кершенштейнер, чынында исә, халык мәгарифенең икеле системасы ягында булган. Ә.Хуҗиәхмәтов

2) хим. Ике өлеш, икеләтә. Этилен молекуласында икеле бәйләнеш хасил булды; углерод дүрт валентлы булып калды. Химия

3) Ике төрле аңлау мөмкинлеге булган. Ул картның соравына икеле җавап кайтарды: – Күңелебез пакь, ниятебез ак, ясаган иясе безгә ярдәм кылса кирәк... Мәгәр бәндәнең үз тырышлыгы да кирәк имәсме? Г.Ибраһимов

4) күч. Шикле, шөбһәле, ачык билгеле түгел. Мулланың сүзләре икеле генә түгел, бөтенләй шөбһәле күренде. Г.Ибраһимов

2. и. мәгъ. 1) Укучыларның өлгерешен бәяләү өчен кертелгән биш баллы системада «начар» билгесе. Начар укырга, «икеле» алырга ярамый. Ф.Яруллин. Искәндәр, дәресен әзерләп килмичә «икеле» алган малай кебек, башын аска иеп чыгып китте. Р.Вәлиев. – Аларның икесенә дә «икеле» билгесе куям мин! – диде ул, зәһәрләнеп ---. Р.Фәизов

2) Ике цифрын, күләмен, билгесен белдергән сан атамасы. Сәгать теле икеле өстеннән узган булса да, кем дә күренми әле. К.Нәҗми. Күкеле сәгать теле икеле санына үрмәли иде. Н.Гыйматдинова

3. рәв. мәгъ. 1) Ике төрле, бер-берсенә туры килмәгән, охшамаган; капма-каршы булган. Фома тибы икеле күрсәтелгән: бер яктан, ул купец дөньясыннан эшкә яраксызланып ташланган төзәлмәс эчкече булса, икенче яктан, сүзләре, фәлсәфә сатулары белән, ул әдипнең беренче әдәби дәверендәге бераз идеаллаштырган босякларын хәтерләтә. Г.Нигъмәти

2) Анык билгеле булмаган, шикле, ышанычсыз. Икеле булыр, ди шул, җанкисәгем, врачлар, сул кулының бармаклары язылыр, дип кистереп әйтә алмыйлар, ди. Г.Бәширов. Урта полосада көзге ревизияне сентябрь-октябрьдә уздырырга киңәш итәләр. Әмма бу вакытта җылы, коры көн булуы икеле. Файдалы киңәшләр. Сигездәге электричкага өлгерүләр икеле! Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә