ИКЕЛӘТӘ-ӨЧЛӘТӘ рәв. Ике-өч өлеш, ике-өч тапкыр (мәртәбә). Ә яңгыр коя, университет түбәсеннән әле дә икеләтә-өчләтә артык коя. М.Мәһдиев. Бүтән вакытта дүрт-биш минут чамасы йөри торган араны ул хәзер икеләтә-өчләтә озаграк кайтты. Н.Фәттах. Фаҗигаң үзең өчен генә түгел, иң якын кешеләрең өчен дә, күзгә кергән чүптәй, һәрвакыт борчып торгач, икеләтә-өчләтә газаплы. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә