ИКЕЛӘНҮЛЕ с. Нәрсә эшләргә, нинди дә булса берәр проблеманы, мәсьәләне ничек хәл итәргә белмәгән, аптыраулы. Уразов буш чынаякларны бер кырыйгарак этәреп куйды, баядан бирле калкавыч сыман бер батып, бер калкып торган икеләнүле уйларына чик куярга кирәк иде. М.Галиев. Ихтыяр, күңеленә оялый башлаган икеләнүле хисләрдән котылырга теләп, савыт-саба җыештырырга тотынды. Р.Вәлиев. Икеләнүле, тирән эчке каршылыклы геройлары белән мондый пьесалар табигый рәвештә драматик төсмерләр алалар. Татар әдәбияты тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә