ИКЕЛӘНҮ ф. 1. 1) Икегә әйләнү, икегә аерылу, икегә бүленү

2) Ачык бер фикергә килә алмыйча тору, төрлечә уйлау, шикләнү. Ни эшләсә – көлсә, ачуланса да, хисләрен сөйләсә яисә еласа да – ышандыра, икеләнергә урын калдырмый торган иде. Р.Мөхәммәдиев. Рәхмәтуллинның урманны башкаларга караганда да яхшы белүенә ул [Павлов] һич икеләнми иде. Г.Галиев. Әмма Алмаз үзе икеләнә иде әле. Шәһри Казан

2. и. мәгъ. Анык, ачык бер карарга килә алмыйча тору халәте. Мин сине әнә шундый курку, икеләнүләр белән көттем, Айгөл. Ф.Яруллин. – Аңлый башладым да кебек, – дип, ярарга тырышып, авызын ача төште Алмаз. Әмма икеләнү дә бар иде булса кирәк. Р.Мөхәммәдиев. Квартирсыз интегүләр, акча җиткерә алмыйча җәфаланулар,: икеләнүләр, борчылулар моңарчы гел уртак булды. А.Гыйләҗев

Икеләнә башлау Икеләнү билгеләре барлыкка килү, сизелү. – Юк ул! – Хәят, шулай дип кычкырып, ингаляторына тотынды. Миңзаһит соңгы вакытларда икеләнә башлады: әллә бар микән? Ф.Садриев

Икеләнә калу Кинәт кенә аптырап калу, икеләнә башлау. Ректорның икеләнә калуын күргән кыз һөҗүмгә үк күчәргә әзер иде. Р.Мөхәммәдиев. Бу сөйләшүгә чаклы ул [Гайзулла], алтынны Талибуллага илтеп дөрес эшләдем, дип йөри иде, ә менә хәзер, барыр юнәлешен югалткан мосафирдай, икеләнә калды. М.Хәбибуллин. Уннарча еллар үткәч, барып чыкты Варис ул якларга. Икеләнә калды: туган авылына керергәме, кермәскәме? М.Хәсәнов

Икеләнә төшү Аз гына, бераз икеләнү. – Өй ягына килгәндә, теләгең әйбәт тә, тик кулыңнан килерме? Рәт чыгара алырбызмы? – диде ана, икеләнә төшеп. Ә.Моталлапов

Икеләнеп калу Кинәт икеләнеп тукталып калу; ниндидер бер фикергә килә алмыйча тору. – Ояты да юк кешенең, шундый вакытта да калхузга ярдәм итмәгәч... Киттекме? – Сәгыйть икеләнеп калды. Н.Фәттах. Капитан бераз икеләнеп калды. Казанда алар бер-берсенә бөтенләй чит кешеләр булсалар, монда, ят җирдә, --- якташлар иде. М.Маликова

Икеләнеп кую Кыска вакыт эчендә икеләнү тою, кинәт икеләнү. Аның каршысында --- күрше авыл егете басып тора. Олыгаеп китсә дә, гәүдәгә юка --- иде. Әллә ул түгелме, дип, Бибиса икеләнеп куйды. С.Сөләйманова

Икеләнеп тору Икеләнү халәтендә булу; анык бер карарга килә алмыйча тоткарланып тору. Яшь ана, нәрсәдер төшенгәндәй булса да, икеләнеп торды. М.Хәсәнов. Хатынның фикерен Гайфулла да хуплады. Икеләнеп торсаң, Зөһрә авырткан сөялеңә бик тиз китереп басар. Ф.Яруллин. Аны [Сәгыйтьне], икеләнеп торуына да карамастан, урыныннан тартып торгыздылар да --- үзләре белән ияртеп киттеләр. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә