ИКЕЛӘ’НМИЧӘ рәв. Шикләнмичә, шөбһәләнмичә, хаклыгына ышанып. Икеләнмичә әйтәбез, яман шеш вакытында сытылыр иде. М.Насыйбуллин. Кәримә, үзенең хаклы булуына һич икеләнмичә, башлаган сүзне ахырынача илтеп җиткерергә, капчыкны төбенәчә селкеп салырга карар кылды. К.Тимбикова. Элек ул шушы ук сүзләрне кистереп, һич тә икеләнмичә, кисәткән кебек әйткән иде. М.Галиев |