ИКЕЛӘ’НМИ рәв. к. икеләнмәстән. Бер икеләнми күчеп китәр иде дә бит... Гомерлек сердәшең, «тормыш» дигән сикәлтәле озын юлда иң ышанычлы юлдашың булырга тиешле кеше гел сиңа аркылы килсен, имеш. Җ.Рәхимов. Дипломы «кызыл» булгач, ректоратта: «Кая теләсәң, шунда җибәрәбез», – диделәр. «Әлбәттә, Башкортстанга», – диде ул [Әхмәр], икеләнми. И.Абдуллин. Мәгъфиянең һич икеләнми үз-үзенә кул салуын, туар баласын харап итүен акыл берничек тә кабул итә алмый. Сәламәт булыйк!



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә