ИКЕЛӘНДЕРҮ ф. Икеләнергә, шөбһәләнергә мәҗбүр итү, шөбһәләндерү. Ләкин бер нәрсә икеләндерә иде: хатның асыл мәгънәсе нидә, чынлап та, Ватан өчен ихлас гамь, борчылумы анда, әллә кемдер дәүләт кулы белән көндәшләрен юк итәргә алынганмы? Р.Мирхәйдәров. Барлык ишеткән-белгәннәре нигәдер аны икеләндерә иде. М.Насыйбуллин. Ә замананың шул яман чире үзеңә килеп төртелсә сагайта, икеләндерә, тәмам хафаландыра икән, зәхмәт төшкере! Ф.Дәүләтбаев Икеләндереп җибәрү Кинәттән, көтмәгәндә генә икеләндерә башлау Икеләндереп кую Кинәт икеләндерү. Әнисенең авыр хәлдә булуы гына Зөлфияне бераз икеләндереп куя иде. Безнең гәҗит |