ИКЕЙӨЗЛЕЛЕК и. Икейөзле булу, икейөзле кешегә хас билге, сыйфат; монафикълык, мәкерлелек. Шул чордагы әдәбият, «иске тормыш күренеше», «капитализм калдыгы» дип раслап килгән гарип күренешләрнең (икейөзлелек, әхлаксызлык, имансызлык, эчкечелек ---) байтагын совет чынбарлыгы үзе тудырды, дип барды. А.Гыйләҗев. --- Фәниярның мондый ук икейөзлелек белән очрашканы юк иде, җаны әрнеде. Ф.Яруллин. Бу бөек затлар үзләренә табынучы һәвәскәрләре алдында эч серләрен бер дә яшереп тормаганнар, истәлекләрдә һәм әсәрләрендә хакыйкатьне икейөзлелектән, монафикълыктан өстенрәк күргәннәр. Юлдаш |