ИКЕЙӨЗЛЕЛӘНҮ ф. Икейөзлелек күрсәтү, сөйләгән сүзләренең нәкъ киресен эшләү. Савыгуга Гыйльфан үзе дә ышанырга тиеш, икейөзлеләнүне авыру шундук сизә. С.Сөләйманова. Кешенең икейөзлеләнүе нидән килә? Куркаклыктанмы, әллә хөсетлектәнме? Г.Хөсәенов. Бүген ул [Настёна] монда шунысын аңлады: аңа боларның берсен дә эшләргә ярамый... Ул нәрсә генә эшләсә дә, икейөзлеләнү, ялган булып чыгар кебек иде. В.Распутин

Икейөзлеләнә бару Торган саен күбрәк икейөзлеләнү

Икейөзлеләнә башлау Характерда икейөзлелек барлыкка килү

Икейөзлеләнә төшү Тагын да ныграк икейөзлеләнү

Икейөзлеләнеп алу Кыска гына вакыт дәвамында икейөзлеләнү

Икейөзлеләнеп китү Кинәт кенә икейөзлеләнә башлау

Икейөзлеләнеп кую Кыска гына вакыт эчендә икейөзлеләнү

Икейөзлеләнеп тору Әле, хәзерге вакытта икейөзлеләнү. – Сырга бикә түгел микән? – диде Кәринә бикә. – Ник алай уйлыйсың?– диде Исәнтәй. – Мин аны яратмыйм. Шуңа, – диде бикә, икейөзлеләнеп тормыйча. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә