ИКЕЙӨЗЛЕ с. 1. Тыштан яхшы булып күренеп, чынлыкта начарлык эшләүче, бер кеше алдында бер төрле, икенче кеше алдында икенче төрле сөйләүче; эчкерле, усал, мәкерле. Карт мулла тыштан ягымлы, тәмле телле, ләкин эчтән мәкерле, икейөзле бер кеше иде. Н.Фәттах

2. и. мәгъ. Эчкерле, хәйләкәр, усал кеше, тышкы яктан яхшы булып күренеп, асылда начарлык эшләүче, ике төрле сөйләүче кеше. Көнчедән саклан, икейөзледән сак бул. Г.Хөсәенов. Икейөзленең бер бите яна, бер бите туңа. Аның теле майдай, күзе тоздай, күңеле боздай. Сөембикә

Икейөзле Янус кит. Борынгы Рим Алласы исеменнән барлыкка килгән, бер як йөзе яшь, икенче ягы карт итеп сурәтләнгән икейөзлелек символы. Юк, Миләүшә, син мине аңламадың. Мин аның безгә карашы, мөгамәләсе турында әйтмим. Ә үзе турында. Ул икейөзле Янус кебек. Р.Кәрами. Алты ел эчендә Гапонин үткән юл – багланган ышанычка хыянәт иткән хаин юлы. Йөкләнгән хезмәтеннән тайпылып, аны астыртын гына хәйлә, яман ният белән үзенең мин-минлек мәнфәгатьләренә буйсындырып, җиңел кәсепкә әйләндермәкче булган икейөзле Янус юлы. М.Насыйбуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә