ИКЕ’ ҖЕНЕСЛЕ с. 1) анат. Бер үк организмда ата һәм ана органнары булган; гермофродит (кеше турында). Бик сирәк кенә ике җенесле җан иясе – гермофродит туа икән, ул яшәүгә, тормышка сәләтле булмый. Ф.Хатипов 2) зоол. Бер үк организмда ата һәм ана җенес бизләре булган (хайваннар турында). Күп кенә башка яссы суалчаннар кебек, тасма суалчан да ике җенесле. Биология 3) бот. Бер үк вакытта серкәчләре һәм җимешлекләре дә булган (чәчәкләр турында). Бер үк вакытта серкәчләре дә, җимешлекләре дә булган чәчәкләр күбрәк очрый. Андый чәчәкләрне «ике җенесле» дип йөртәләр. Ботаника |