ИКЕЕЛЛЫК с. 1) Ике ел вакыт эчендә бара торган, ике ел буена дәвам итә, эшләнә торган. Безнең филармониядә быел бию ансамбленә биючеләр әзерләү өчен икееллык студия ачыла. Н.Мусин. Хәлне авыл хуҗалыгында эшләүче җитәкче татарларның төп массасын берьеллык, икееллык мәктәпләрдә, төрле курсларда укыту азмы-күпме җиңеләйтә төшә. Татарстан тарихы. Организмга тәэсир итә торган башка ритмнар да бар. Хатын-кызларда бу – организм эшчәнлеге күтәрелешенең һәм сүлпәнләнүенең икееллык циклы. Тигез гомер итегез! 2) Үсеше ике вегетацион чорга сузыла торган. Икееллык үсемлекләр беренче елда тамырларында яки сабакларында туклыклы матдәләр туплыйлар ---. Ботаника. Икееллык кыргый үсемлекләр әллә ни күп түгел. Болында икееллык ак әнис, буынлы үлән үсә. Биология. Даруга керәннең бер яки икееллык тамырларын файдаланалар. Сәламәт булыйк! |