ИКЕ’ ВЛАСТЬЛЫЛЫК и. Илдә, шәһәрдә, оешмада һ.б.ш.ларда бер-береннән нык аермалы ике властьның бер үк вакытта, берьюлы яшәве. Шәһәрдә ике властьлылык башланды. Арзамас халкы кайсы гаскәр башлыгының күңелен табарга, ярарга белмәделәр. В.Имамов. --- илдә Вакытлы хөкүмәт белән эшче һәм солдат депутатлары Советы йөзендә ике властьлылык урнашты. ССКП тарихы |