ИКЕБА’НА и. яп. 1) Тере һәм киптерелгән үсемлекләрдән букет ясау сәнгате. Хәзер Сахалинда икебананың чәчәк аткан чагы, бездән японнар да көнләшә башлар әле. Р.Мирхәйдәров

2) Шушы сәнгать кагыйдәләре буенча эшләнгән букет. Әкрәм абзый, кыюланып китеп, букетың нишләп шулай сәер күренә, дип сорарга җөрьәт итте. – «Икебана» диләр аны, – диде Наталья Сергеевна. Р.Мирхәйдәров. Аның [мәктәптә уздырыла торган хезмәт дәресләренең] беренчесендә – кызларны бала карарга, --- алтынчысында икебана ясарга өйрәтәләр, җырларга, биергә, төрле музыка инструментларында уйнарга,--- өйрәтә торганнары да бар. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә