ИКЕ сан 1. 1) Бер белән өч арасындагы бөтен сан, шул санның микъдарын һәм цифрын белдергән берәмлек атамасы

2) Шул санча микъдар. Әби --- ике кулына ике чиләк белән бал күтәреп керә. Г.Камал. Һәрбер эшне җитез эшли торган, корыч кебек ике улым бар. А.Алиш. Гафиятулла бабайның тавышы калтырый, һәм ике күзеннән мөлдерәп яшь ага. Г.Әпсәләмов

2. и. мәгъ. сөйл. к. икеле 2. (1 мәгъ.). Начар малайга, билгеле, «ике»не куялар. Юк, Зиннәтнең бер дә «ике» билгесен аласы килми. А.Шамов

Ике авыз җөмлә оештыра алмау к. ике авыз сүз оештыра алмау. Ике авыз җөмлә сөйли алмау к. ике авыз сүз оештыра алмау. Ике авыз сүз сөйл. Кыскача гына берничә сүз; кыска, җыйнак кына җөмлә. Ике авыз сүз белән хәлен аңлатып бирде Әдһәм абый: моннан ике ел элек аның хәләл җефете дөнья куйган. М.Маликова. Ике авыз сүз белмәү сөйл. Нинди дә булса берәр телдә сөйләшә, аралаша алмау. Аның әтисе русча ике авыз сүз белми. И.Гази. Ике авыз сүз җыеп әйтә алмау к. ике авыз сүз оештыра алмау. Ике авыз сүз җыеп әйтә белмәү к. ике авыз сүз оештыра алмау. Ике авыз сүз кайтарып әйтә алмау сөйл. Каршы җавап бирә алмаучы бик юаш, куркак кешегә карата әйтелә. Гадәттә ике авыз сүз дә кайтарып әйтә алмый торган мескен, йомыкый кешенең кинәт кенә кабынып китүенә, әллә нинди аңлаешсыз, бәйләнешсез сүзләр сөйләп ташлавына Садыйк абзый чын-чынлап гаҗәпкә калды. Н.Фәттах. Ике авыз сүз оештыра алмау 1) Төрле сәбәпләр аркасында тел бәйләнү, тел көрмәкләнү, юньләп сөйләшә алмаслык хәлгә төшү. Мидхәт үзе ике авыз сүзне дә оештырып әйтә алмаслык исерек иде. Ф.Хөсни; 2) Кеше белән юньләп сөйләшергә өйрәнмәгән, тел культурасы түбән булган яки надан кешегә карата әйтелә; 3) к. ике авыз сүз белмәү. Ике авыз сүз оештыра белмәү к. ике авыз сүз оештыра алмау. Ике авыз сүз сөйли алмау к. ике авыз сүз оештыра алмау. Ике авыз сүз сөйли белмәү к. ике авыз сүз оештыра алмау. Ике агач арасында адашу Үтә гади мәсьәләләрнең дә очына чыга алмый буталып (аптырап) калу. Ике адым да атларга өлгермәү к. ике адым да атлый алмау. Ике адым да атлый алмау Нинди дә булса эшнең яки вакыйганың тиз арада башланып китүе турында әйтелә. Ике адым да китә алмау к. ике адым да атлый алмау. Ике адым еракта Бик якын, яп-якын, янда гына. Хәзер «Пыяный шап» Болак елгасыннан ике генә адым еракта булганга, --- Болакка җимерелеп төшеп, алдыбыздагы кышта шунда ятачак. Г.Тукай. Ике адым җирдә, ике адымда гына Бик якын, бик якында; яп-якын, яп-якында. Ике адымлык җир Бик якын(да), яп-якында. Аның ни мәшәкате бар? Ике адымлык җир ул. Г.Ибраһимов. Ике адымны бер итү Кая да булса кабаланып йөгерү, ашыгу, бик тиз бару. Ике адымның берендә к. ике сүзнең берендә. Хатыны Фатыйма беренче тапкыр балага узгач, икесе дә сөенештеләр. Галиулла ике адымның берендә: «Кара аны, Фатыйма, авыр күтәреп, өзлегә күрмә», – дип, гел хатыны тирәсендә бөтерелеп йөрде. И.Гази. Ике азан әйтмиләр Берәр нәрсә турында кабат сөйлисе килмәгәндә әйтелә. Ярар, ишетмәсәң шул, чукракка ике азан әйтмиләр. Моннан соң яхшылабрак тыңларсың. Ш.Камал. Ике алъяпкыч бәйләү Икеләтә хезмәтче яисә асрау булу. Ике алъяпкыч ябу к. ике алъяпкыч бәйләү. Ике ара Үзара бәйләнеш, үзара мөнәсәбәт. – Харрас белән ике арагыз ничек соң сезнең? – Бу сорауны Кәримә алдан ук әзерләп килгән иде. К.Тимбикова. Ике арага кара елан керү Үзара якын мөнәсәбәттәге ике кешенең аралары бозылу, үзара дошманлашу. Элеккеге заман булса, Сөнгать белән ике арагызга кара елан булып кереп сызгырып торыр идем әле. М.Фәйзи. Ике арага кара мәче керү Ике якын кешенең үзара мөнәсәбәтләре бозылу. Әллә сезнең дә ике арагызга кара мәче кердеме? Г.Ибраһимов. Ике арага керү 1) Берәр максат белән ике кешенең үзара мөнәсәбәтләренә катнашу, тыгылу; 2) Бер-берсен яраткан яки дус булган ике кешенең арасын бозу. Айрүзә: – Син, син ничек безнең ике арага килеп кердең соң әле? Ни хакың бар? – Бу – вакытлы гына. Аңлыйсыңмы, вакытлы гына! М.Галиев. Аның уенча, Харрас белән ике арага ят хатын кергән, мөгаен. К.Тимбикова. Ике арага күпер салу Ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу. Шул гомер дәшми йөрде-йөрде дә, хәзер исенә төшкән: ике арага күпер салмакчы була. Р.Габделхакова. Ике арага суык җил үтеп керү к. ике арага кара мәче керү. Аптырашта калды Әхмәтсафа, һаман-һаман сузып йөрсә, ике арага суык җилләр үтеп кермәсме? Ф.Сафин. Ике арага тирән упкын яту Бер-берсен яраткан яки дус булган ике кешенең арасында аңлашылмаучанлык килеп чыгу. Күрәсең, Наташа моны узгынчы бер нәрсә дип санаган, аңа артык әһәмият бирмәгән – әллә мәхәббәтнең күзе сукыр буламы? – Ә ул, тора-бара, ике арага тирән упкын булып яткан. Г.Әпсәләмов. Ике арага төшү к. ике арага керү. Галләм абзый, ике арага төшеп: «Көчләмәгез инде, хәзер Вахит ничек кирәк икәнен үзе белә торгандыр ---», – дип көлеп куйды. М.Гафури. Ике арада – бер турыда Уртача, бер чама гына; алга да китмәгән, артка да калмаган. Ике арада – бер турыда йөрү Бер рәтле эш эшләмичә, әрле-бирле буталу, болганып йөрү. Ике арада – бер турыда калу Кая барырга да мөмкинлек булмау, күңелсез, уңайсыз хәлдә калу. Ике арада бетү Сөйләшенгән, эшләнгән эшләр ике кеше яки ике төркем кешеләр арасында гына калып, башкаларга мәгълүм булмау, сер итеп саклану. Ике арада булган сүз Ике кеше арасында гына сөйләшенгән, башкаларга мәгълүм булмаска тиешле сүз. Ике арада йөрү 1) Бер якка да кушылмыйча, ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләргә йогынты ясарга тырышу; 2) Төрле учреждениеләр арасындагы эшчәнлеккә, сәүдә эшендә арадашлык итү. Шулай ук, елдагы гадәтләренчә, ике арада йөрүче маклерлар, алучы белән сатучыны килештереп, --- кулыннан килгәнчә ялган сөйләүдән курыкмыйлар иде. Ш.Мөхәммәдев. Ялкау ятар, ризык артыр, дигәндәй, музей белән ике арада көн узсынга йөрүче Кәримә шул рәвешле бөтен мәсьәләләрне шома гына хәл итте дә куйды. К.Тимбикова. Ике арада кала күрсен к. ике арада калсын. Самат: – Без болай килешик: әлегә бу сөйләшү ике арада гына кала күрсен. Г.Галиева. Ике арада калсын «Сер итеп кенә әйтелгән сүз, бу сүзне башка кешеләргә сөйләргә ярамый» мәгънәсендә. Белмим, торып китә алырмынмы-юкмы, ике арада калсын, Сафия һаман элекке ирен ташламый бугай. Н.Исәнбәт. Ике арада калу Ике якның кайсысына кушылырга белми икеләнү, аптырау. Кәримәнең ике арада калуына гаепле саналган агай, телефон аша сөйләшеп, тагын бер урын тапты. Р.Мөхәммәдиев. Ике арада киләп сару 1) Бер бүлмәдән икенчесенә, өйнең бер башыннан икенче башына бертуктаусыз йөреп тору. Егетләр тәмәке тарткаларга чыккаладылар. Мин аш-су ягы белән ике арада киләп сардым. К.Тимбикова; 2) Бюрократия, волокита аркасында бер кабинеттан, учреждениедән икенчесенә кабат-кабат йөреп, кирәкле документлар туплау; 3) Ике җирдә тормыш алып бару яки ике гаиләле булу сәбәпле, бер йорттан икенчесенә йөреп, ике гаилә турында да кайгырту. Ике җирдә ике семья асрагач, нихәл итәсең, шул инде, ике арада киләп сарып йөрергә калдык. Н.Исәнбәт. Ике арадан буш калу Ике якка да карамау, ни тегеләй, ни болай булмау. Чалпы – авыл дисәң, зур, посёлок дисәң, кечкенәрәк, кыскасы, ике арадан буш калган бер авыл иде. Социалистик Татарстан. Ике араны бозу Ике дусны, сөйгән ярларны бер-бере белән ызгыштыру, бозылыштыру. Гомерлеккә иде бу аерылу. Ул күзләрен тутырып карады. Гүя менә шушы усал карчык бутап йөри ике араны. С.Хәким. Абый белән эненең татулашуын Наилә үзе тели түгелме? Хәзер, киреләнеп, ике араны бозып ташласа? А.Гыйләҗев. Ике араны бутау к. ике араны бозу. Ничек кенә эшләмәсен, – Каландаров тәкъдимен искә алмыйча, райком аркылы басым ясатамы, яисә коммунистларны үз ягына аударып, Каландаровны япа-ялгыз калдырамы – барысы да ике араны бозуга илтә. А.Каһһар. Ике араны өзү Үзара мөнәсәбәтләрне бетерү, аралашудан, очрашудан туктау. – Мин синең ярәшкәнең түгелмени? – Ике араны өзәргә туры килер, ахрысы. Шул сүзләрне сөйләмәгәнемне беләсез бит инде! Р.-Н. Гүнтәкин. Димәк, ничек кенә авыр булмасын, йөрәк ничек кенә сызламасын, Тәбрия белән ике араны өзәргә кирәк, дигән нәтиҗәгә килде Гадил. М.Маликова. Ике араны шомарту Ике арада еш йөрү, күп йөрү. Аларга ныгытып әйткәли тормасаң, менә көт тә тор, кызу эш вакытларында алар, төрле сылтаулар табып, авылдан – шәһәргә, шәһәрдән авылга ике араны шомартачаклар. Ш.Камал. Ике аршын җир Кабер, гүр. Ике ат башы бер казанга сыймый к. ике тәкә башы бер казанга сыймый. Ике ат башы бер казанга сыймый, Ике патша башы бер мәмләкәткә сыймый. К.Насыйри. Ике ат бер тиен Гамьсез, тормыш мәшәкатеннән хәбәрсез булу, дөньяга сабыйларча өстән һәм җиңел карау. Бәхетле нарасыйдә! Тар бишек тә киң әле аңгар! Ике ат бер тиен, диңгез тубыктан тиң әле аңгар! Г.Тукай. Безнең кечкенә малай чак, безгә пешкән дә көйгән, ике ат бер тиен, диңгез тубыктан: без яңгыр яумауны да, игеннәр, үләннәр көюне дә, ачлыкны да белмибез. М.Гали. Ике ат бер тиен, ике чабата бер кием к. ике ат бер тиен. Ике атлам җир Бик якын җир, янда гына. [Варламов:] Барып җитә алдыгызмы соң сез? [Рабига:] Җитмәскә әллә, ике атлам җиргә. Р.Ишморат. Ике атлыйсын бер атлап к. ике адымны бер итү. Ике ашык бер тиен к. ике ат бер тиен. Ике аю бер өнгә сыймый к. ике тәкә башы бер казанга сыймый. Ике аягымның берсе дә тартмый Каядыр барасы, китәсе килмәү. – Их! – дип пышылдады ул Ирекнең колагына. – Шулкадәр китәсем килми! Ике аягымның берсе дә тартмый... Ф.Садриев. Ике аягымның берсен дә атламам Нәрсәдән булса да туеп, башкача килеп йөрүдән баш тартуны яки ике кеше ачуланышып, берсенең мөнәсәбәтләрне тәмам өзүне белдерә; «башка бервакытта да бармам» мәгънәсендә. --- фермада эшләгән кешедән бер чакрымнан тирес исе аңкый, силос исе килә. Юк, юк, ике аягыңның берсен дә атламыйсың фермага! Н.Әхмәдиев. Иртән Гөлниса, көндәгечә, Гыйлаҗны уятты. – Атасы, торырга вакыт. Эшкә соңга калмагаең. Гыйлаҗ, зырылдап, икенче якка әйләнеп ятты. – Ике аягымның берсен дә атламыйм мин моннан ары. Р.Төхфәтуллин. Иртәгә ике аягымның берен дә атламыйм, дип яткан идем. Булмады. Н.Хәсәнов. Ике аягымның берсен дә басмам к. ике аягымның берсен дә атламам. Ике аягына бастыру Хуҗалыкны, эшне һ.б.ш.ларны кабат торгызу, ныгыту, көчле итү. Бөлгенлек белән тәмам йончыган авылны ике аягына да бастыру бик авыр иде. Г.Галиева. Ике аягын бер балакка тыгу к. ике аягын бер итеккә тыгу. Тәүфыйк Идрис янына килеп: – Ахмак Бишбалта батырын моңарчы кешегә чутлап йөри идем, ике аягын бер балакка тыгам хәзер! – дип, бик каты янады. А.Гыйләҗев. Ике аягын бер итеккә кидерү к. ике аягын бер итеккә тыгу. Әти-әнисенең ике аягын бер итеккә кидереп, Шәмсениса кияүгә чыкканда шулай дип кул селтәгән ләбаса. М.Насыйбуллин. Ике аягын бер итеккә тыгу 1) Кешене теге яки бу гаебе өчен эзәрлекләп үч алу, гаеп эше өчен җәза бирү; 2) Берәр эшкә кыстап аптырату. Ике аякны бер итеккә тыкмагыз әле, доктор, кырыкка ярылырга җиткән чакта ---. Г.Әпсәләмов; 3) Кешене кыен хәлдә калдыру; 4) Кемне дә булса үз ихтыярына буйсындыру. Ике аягын бер кунычка кидерү к. ике аягын бер итеккә тыгу. Ике аягын бер кунычка тыгу к. ике аягын бер итеккә тыгу. Ә барыбер утырттылар, каһәр. Ике аякны бер кунычка тыктылар, «халык дошманы», диделәр. Р.Кәрами. Ни булсын, мәшһүр Казан каласының йөз яшәр институтыннан кызның ике аягын бер кунычка тыгып җибәргәннәр. К.Тимбикова. Килен бик үткен минем: иренең ике аягын бер кунычка тыга ала торган. Г.Ахунов. Ике аягын бер чалбар балагына кидерү к. ике аягын бер итеккә тыгу. Ике аягын бер чалбар балагына тыгу к. ике аягын бер итеккә тыгу. Ике аяк, бер таяк Кулга таяк тотып җәяү барырга калу. Ике аяк идәндә сөйл. Йомыш, эш үтәү өчен һәрвакыт әзер икәнне аңлата. «Киңәш» дигәндә шәкертнең ике аягы идәндә. Г.Әпсәләмов. Ике аякка берьюлы аксау Эш-тормыш бөтен яклап артка китү, начарлану. Саттар Хәбирәсе, кем әйтмешли, ике аягына берьюлы аксый башлады. Кулыннан эш төште. Савымы бермә-бер кимеде. М.Хәсәнов. Ике аякка да аксау к. ике аякка берьюлы аксау. Ике аяклы афәт гади с. мыск. к. ике аяклы хәсрәт. Ике аяклы бәла гади с. мыск. к. ике аяклы хәсрәт. Әтиеннән мирас булып калган бу ике аяклы бәла аны менә ярты гомере буе эзәрлекли инде. М.Хәсәнов. Ике аяклы бүкән Уңмаган, булдыксыз; мыштыр. [Кызыйның авазы] --- исә тагын да зәһәррәк төсмердә чатнап ала: – Тиктомалга бөтерелергә мин кем сезгә? Үзегез җитезрәк кыланыгыз, ике аяклы бүкәннәр! Э.Касыймов. Ике аяклы бүре (хайван, хәшәрәт, эт, елан, күсе һ.б.) гади с. тирг. Шул хайваннардагы тискәре сыйфатларга ия булган кеше турында. Алар [талаучылар] бары каршылык күрсәтүчеләрне генә, я булмаса өстендә бай киеме булган яралыларны гына үтерделәр. Ике аяклы бүреләрдән читтәрәк дүрт аяклы чын бүреләр йөрделәр. Н.Фәттах. Ике аяклы елан ул: күзләре белән синең йөрәгеңне бораулый. И.Туктар. --- ике аяклы ерткычларның икесе пошиларны бер боҗрага алган... М.Насыйбуллин. Ике аяклы, ике куллы сөйл. Бүтәннәрдән берни белән дә аерылмаган, гадәти. Терелткән дә хатын, үтергән дә хатын, дип белми әйтмәгәннәр борынгылар. [Саҗидә апасы] Әлфия кебек үк ике аяклы, ике куллы кеше югыйсә. Җ.Рәхимов. Бәхти кинәт перчаткаларын бер-берсенә шапылдатып куйды. – Һа! Нинди асыл кош! Ике аяклы, ике куллы. Син дә Казанда, университетта укыйсың түгелме соң? Н.Фәттах. Безнең кебек үк ике аяклы, ике куллы, уйларга башы, сөйләргә теле булган кешеләр бер гөнаһсыз сабыйларны ничек итеп үтерә алдылар икән? Л.Ихсанова. Ике аяклы ишәк мыск. Аңгыра, томана кешене, ишәк белән чагыштырып, мыскыллап әйтелә. Ике аяклы хәсрәт гади с. мыск. Ышанычсыз, таяныч булырга яраксыз кеше турында. Ике аякның бер(с)ен басмау к. ике аякның бер(с)ен дә атламау. Ике аякның бер(с)ен дә атламау 1) к. ике аягымның берсен дә атламам. Салиха апа исә: «Җибәрмим! Ике аягының берсен дә атлатмыйм!» – дип, бөтен дөньяны яңгыратып кычкырудан чак кына тыелып калды. М.Маликова; 2) Берәр эшне эшләүдән, берәр җиргә барудан катгый рәвештә баш тарту. Ярар инде, чәкүшкәгә булгач йөгертеп кенә барып килермен, ди, ә башка җиргә ике аягымның берсен дә атламас идем, ди. В.Распутин. – «Сабан туе» дигәч тә, әллә ни булмас инде ул, Галимулла абзый, – диде бригадир, үзалдына сөйләнеп. --- мин әле үзем дә ике аягымның берсен дә атламас идем. Н.Фәттах. Алты ел интегеп, заочныйның өч курсын тәмамлады да шуннан соң институтка ике аягының берсен дә атламады. Ф.Яруллин. Ике әйтеп бер төшкә кермәү Уйламау, искә дә алмау. Ике әйтеп бер төшенә керми шул, сыңар төймәне дә тагып куймаска инде... Н.Хәсәнов. Ике әйттермәү 1) Кушкач ук башкару, хәзер үк эшләү. Күндәм ике әйттермәс. Мәкаль; 2) Үз сүзенә каршы сүз әйтергә ирек бирмәү. Ике әйтү Кабатлау. Краюшкинга ике әйтеп торуның кирәге юк, ул командирның боерыгын күз карашыннан ук аңлап ала иде. Казан утлары. Ике бармак арасына ит үсмәү Ике дус, ике туган арасын бозып булмау турында. – Ике бармак арасына ит үсми, анысы хак, – диде абзый кеше. – Тик, әйткәнем шул! Энекәш белән безнең Аллабыз гына бер ие. З.Фәтхетдинов. Брат братның көтү көткәненә рат... Ике бармак арасына ит үсми... Шушы сүзнең кайсы дөрес икәнен белсә, кеше чыгар малаеңнан. Р.Вәлиев. Ике бармак арасыннан чыгару Саранлану, чиктән тыш аз бирү. Ике бармак кебек Аерылмас дуслар, гел бергә йөрүчеләр турында. Ике бармак кебек аерылмас к. ике бармак кебек. Ике бармакта тоту Үзенә буйсындыру, бәйле итү, үз сүзен тыңлату. Мин – бөтен авылны ике бармагымда тоткан кеше. С.Шәкүров. Ике башлы булу Үтә кыю, тәвәккәл булу. Ике башлы булмаса, андый җиргә күтәреләме соң кеше? Г.Әпсәләмов. Ике башлы каракош (сәмруг кош) Россиянең дәүләт гербында ике башлы сәмруг кош геральдик рәсеме һәм герб үзе. Юк, егетләр, Сөембикә манарасы башына ике башлы каракош бервакытта да яңадан кунмас, кундырмабыз. Н.Исәнбәт. Идел күпереннән ике башлы сәмруг кош сурәте мәтәлеп төшә, көчләп тагылган исем шундук телдән югала, халык аны Кызыл күпер дип атый башлый ---. И.Низамов. Ике баштан, дүрт куллап Ике як та бер киңәштән булып, эшне бергә һәм бик теләп башкарырга әзер торуны белдергәндә әйтелә. Ике бәрән башы бер казанга сыймау к. ике тәкә башы бер казанга сыймау. Ике бәрән башы бер казанга сыймый, ди безнең вожатый. К.Нәҗми. Ике бәһа к. ике бәя. Ике бәя Икеләтә бәя, ике тапкыр югары бәя, бик кыйммәт. [Ул] Яртылай тирескә әйләнгән саламын, --- тагын шуның шикелле җыен чүп-чарын җыеп, бергә ике бәя куеп бирә. М.Гали. Ике битле ком икмәк Икейөзле, монафикъ, алдакчы кеше. Ике бозауга башак аера алмаган мыск. к. ике бозауга кибәк аера (аерып бирә) белмәгән. Ике бозауга башак аера белмәгән мыск. к. ике бозауга кибәк аера (аерып бирә) белмәгән. Ике бозауга кибәк аера (аерып бирә) белмәгән Бик гади нәрсәне дә аңлый алмаган; кулыннан эш килми торган, булдыксыз, надан, уңмаган, җебегән, ахмак. Балалар укыту түгел, ике бозауга кибәк тә аерып бирә алмыйсың ич син ---. Р.Хафизова. Идрисовның болай әтәчләнүе Вафинны куркытмады гына түгел, киресенчә, бары тик зәһәрен генә чыгарды. – Ике бозауга кибәк аера белмәгән малай белән сөйләшмисең. Ф.Хөсни. --- гуманитар галимнәр арасында --- ни рус телендә, ни Европа телендә, ни ... хәтта үз телендә ике бозауга кибәк аера алмый торган «өреп кабартылган» күркә галимнәр барлыкка килде. М.Мәһдиев. Ике бозауга кибәк аера алмаган мыск. к. ике бозауга кибәк аера (аерып бирә) белмәгән. Ике ботын бер итеккә кидерү к. ике аягын бер итеккә тыгу. Ике ботын бер итеккә тыгу к. ике аягын бер итеккә тыгу. Ике ботын бер кунычка кидерү к. ике аягын бер итеккә тыгу. Ике ботын бер кунычка тыгу к. ике аягын бер итеккә тыгу. Ике ботын бер чалбар балагына кидерү к. ике аягын бер итеккә тыгу. Ике ботын бер чалбар балагына тыгу к. ике аягын бер итеккә тыгу. – Үлмәснекеләр: «Бездән куркып кына милициягә чапкан ул, юкса ике ботын бер чалбар балагына тыга идек Ташкәйнең!» дип сөйләнәләр икән, – дип куйды. Я.Зәнкиев. Икегә ярылу Эш бик күп булу, ике кеше булып эшләсәң дә бетмәслек булу. Ике генә сүз әйтү к. ике сүз. Мин аңгыра бәрән кебек чыгып китмәкче идем дә, кинәт ач яңаклы ир кеше почмактан тавыш бирде: – Галиҗәнаб бай әфәнде, рөхсәт итсәгез, ике генә сүз әйтмәкче идем. Р.-Н.Гүнтәкин. Икедән берсез калу Ике нәрсә артыннан йөреп, берсе дә булмау, икенең берсе дә барып чыкмау. Ике дә өч, алты жарг. Татар сәүдәгәрләренең ашханәләрдә чәй, пәрәмәч заказы әйтеме: ике порция чәй, өч чынаяк, алты пәрәмәч. Базар әһелләренең (чәйханәдә) дә үз жаргоны. ...Кереп утыра да: «Ике дә өч, алты», – ди. Бу сүзләрне кеше теленә күчереп әйтсәк, --- ике порция чәй-шикәр, өч стакан, алты пәрәмәч, дигән сүз була. И.Рәми. Ике дә уйламастан к. ике дә уйламый. Хәзер ике дә уйламастан, ул [Харрас] газраил каршына барыр, әмма Солтания өенә аяк басмас иде. К.Тимбикова. Ике дә уйламый Икеләнеп, уйлап тормыйча; тәвәккәл, кыю рәвештә; тиз арада бер карарга килеп. Быел җәй үзем теләгән эшкә урнашсам, ике дә уйламыйм – өйләнәм. К.Тимбикова. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: Фарукҗан, ике дә уйламый, иптәшен ияртеп керде дә нәкъ шулар артындагы урынга утырды. Т.Әйди. Ике дә уйламыйча к. ике дә уйламый. Ни хикмәт: авылдагы йөзләгән кыз белән ике дә уйламыйча сүз сөйләшә алган егетең Хәерниса белән очраштымы – каушый, тыннары буыла. М.Мәһдиев. Кыз, булачак кайнанасын бу хәлдә күрсә, ике дә уйламыйча тәртәгә тибәчәк иде. Н.Гыйматдинова. «Ике» дигәнче Бик кыска, бик аз вакыт эчендә: санаган хәлдә, «бер» дип әйтеп, «ике» дияргә өлгергәнче. Гани абзый исә кайсы әйбернең кайда саклануын, җиде төн уртасында йокысыннан уятып сорасыннар, «эһ» тә итми әйтеп бирә, күзләрен бәйләп җибәрсеннәр – «ике» дигәнче таба. Ш.Рәкыйпов. Ике дога, бер җыр Гамьсез, ваемсыз кеше турында. Ике дога, бер хәер «Килүеңнән китүең хәерле, артыңнан, китүеңә сөенеп, дога укып, хәер биреп калырбыз» дигән мәгънәдә әйтелә. Ике дөнья – бер кәнди к. ике дөнья – бер морҗа. Эчкән кешегә аңа Коръәнең ни дә, аңа ике дөнья – бер кәнди. Х.Камалов. Ул салпы колаклар беләмени чын дуслар арасындагы язылмаган законнарны! Аларга ике дөнья – бер кәнди. Ш.Рәкыйпов. [Илһам хан] Хатыннарын бар дип тә белмәде, ике дөнья бер кәнди иде аңа. М.Әмирханов. Ике дөнья – бер кыяр к. ике дөнья – бер морҗа. Ике дөнья – бер морҗа Дөнья хәлен, тормыш кайгысын уйламый, уйлый белми торган ваемсыз, гамьсез кешегә карата әйтелә. Нишләптер, сезгә теш кайраганнары күп аларның. Әллә инде сүзегездә тормагансыз шунда. Күбесе гаиләсез: аларга ике дөнья – бер морҗа. Ф.Садриев. Сиңа нәрсә, сиңа ике дөнья – бер морҗа. Бүген монда син, иртәгә – җәһәннәм читендә. Р.Вәлиев. Ата кеше тагын сүзсез калды, ыңгырашкандай авыр сулап куйды: – Барыгыз, алайса, барыгыз... Ике дөнья – бер морҗа ла сезгә... Э.Касыймов. Ике дөнья – бер морҗа, төтене кайтмаса ярый к. ике дөнья – бер морҗа. Ике дөнья – бер морҗа, уртасында бер тишек к. ике дөнья – бер морҗа. Ике дөнья – бер мунча к. ике дөнья – бер морҗа. Яшьләргә ни, ике дөнья – бер мунча, дигәндәй, без, без сакларга тиеш аларны, без әйдәргә тиеш яхшы юлга! Ш.Рәкыйпов. Ике дөнья – бер тиен к. ике дөнья – бер морҗа. Ике дөнья бер, уртасы (чи) камыр к. ике дөнья – бер морҗа. Шыр тилегә ике дөнья бер, уртасы чи камыр. Мәкаль. Акчаның кадерен бик беләбез, тиенен тиенгә чутлап торабыз. Ирләргә нәрсә аларга, ике дөнья бер, уртасы камыр. Г.Зәйнашева. Мондый җыелышларга «Ярар Борһан» йөрми, ул фермада каравылда була, үги әнисе Бибисарага ике дөнья бер, уртасы камыр. Г.Ахунов. Ике дөньядан буш калган 1) сөйл. Ваемсызрак яки акылга зәгыйфьрәк кеше хакында; 2) Бушка яшәгән, дөньяга килеп яшәвеннән бер эз дә калдырмаган кешегә карата әйтелә. Ишан, атасының васыятен тотып, «түрдән урын җитмичә, бусагада чәй эләкмичә» ике дөньядан буш калган. Тормышта, тегендә бәрелеп тә, монда бәрелеп тә, үзенә урын таба алмаган. А.Каһһар. Ике җанлы эвф. Авырлы, йөкле, көмәнле, корсаклы. Ике җиңен яшенә манчыганчы елау Бик озак, күп күз яшьләре агызып (гадәттә, юкка яки юри) елау. Ике җиңне сызганып Бик ныклап, тырышып (эшкә тотыну турында). Ике җирдә ике(ң) – дүрт Үтә аңлаешлы, бик гади нәрсәләр. Менә эшләр шул чиккә терәлгәч, гомерендә бер аршин тотмаган, сатуның ни икәнен белмәгән, ике җирдә икенең дүрт икәнен аңламаган байның каенагалары --- сатуга китәләр. Ш.Мөхәммәдев. Озын сүзнең кыскасы, алдан ук кисәтеп куям: ике җирдә ике – дүрт икәнлеген дә белмәгән работникларның безгә кирәге шулчаклы гына. М.Хәсәнов. Ике җөмлә җыеп әйтә алмау к. ике авыз сүз оештыра алмау. Ике җөмлә җыеп әйтә белмәү к. ике авыз сүз оештыра алмау. Ике җөмлә оештыра алмау к. ике авыз сүз оештыра алмау. Әгәр безнең мәдрәсәләребез һаман шул көе ике җөмлә дә оештыра алмый торган шәкертләр чыгаруында дәвам итсәләр, --- һичбер вакытта бездә, үз әдәбиятыбыз булыр, яхшы да булыр, дип өмит итәргә юл юктыр. Ф.Әмирхан. Ике җөмлә сөйли белмәү к. ике авыз сүз оештыра алмау. Ике икең – дүрт к. ике җирдә ике(ң) – дүрт. Тозлы суны «йотып» җибәрергә өлгергән, алмалары алгарак чыгып торган соры күзләрдә Сәет гаҗәпләнү, аптырау укыды: «Аяз, якты көн кебек ачык, ике икең дүрт төсле мәгълүм хакыйкатьне белми утырасың, янәсе». Т.Галиуллин. Ике инә бер җептә, ике имән (каен) бер төптә (булу) к. ике тирәк бер төптә, ике төймә бер җептә (булу) Гомерен минем белән палаткаларда, баракларда үткәрде. Без гомер буе ике инә бер җептә, ике имән бер төптә. Г.Мөхәммәтшин. Ике иңем бер түбәле 1) Әйткәнегезне үтәргә әзермен, баш өсте; 2) Ялгыз башымнан башка торыр җирем дә, беркемем дә, бернием дә юк. Ике исәп – бер хисап 1) Барыбер, тегеләй дә, болай да ярый. Димәк, монда койрык бутап маташудан бернәрсә дә чыкмый, барыбер ике исәп – бер хисап булып чыга. Ш.Камал; 2) Икеләнүсез тәвәккәлләү. Ярый, ике исәп – бер хисап, быел шәһәргә күчәбез. Н.Исәнбәт. – Соң, тот та үзгәрт син аны [исемеңне]! Ике исәп – бер хисап, Хәйбулла тәвәккәлләде. К.Тимбикова. Ике йортка бер кисәү 1) Ике кешегә берьюлы хезмәт күрсәтүче кеше; 2) Бер йорттан икенчесенә йөрергә мәҗбүр булу (гадәттә, карт ата-анасын карап тору турында). Ике кабып, бер йоту Тиз арада, күз ачып йомганчы башкарып чыгу (ашап бетерү яки эшләп чыгу). Барып керсәм йортка, анда утыра бер кортка, пешергән ботка, ике каба да бер йота. Н.Исәнбәт. – Мәдинә кайтканчы мин аны [аракыны] ике кабам, бер йотам, – [диде Мортаза]. М.Хәсәнов. Бу арысланнарым [атларым] белән синең ул бер иманаңны ике кабып бер йотам мин аны! Җиреңне генә күрсәт. Берсекөнгә ялт иттерермен! Г.Бәширов. Ике каен арасында адашу кит. Бик гади әйберләрне дә хәл итә алмый аптырау. Автор үз героен ике каен арасында адаштырып йөртә башлый, кояшлы көнне яшен суктыра. Мондый әсәрләрдә чынбарлык уйдырма вакыйгалар белән конфликтка керә. Л.Ихсанова. Ике калач – бер тиен; ике калач – бер тиен, ике чабата – бер кием к. ике ат – бер тиен. Ике камыт кию Берьюлы ике эш алып бару, берьюлы ике вазифа үтәү. Ике канат, бер койрык Илсез, йортсыз, гаиләсез, бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүче кеше турында әйтелә. Ике карама арасында адашып калу к. ике агач арасында адашу. Ике карбыз бер култыкка сыймау Ике эшне берьюлы башкарып булмау (мөмкин булмаслык эш турында әйтелә). Ике кылыч – бер кынга, ике карбыз бер култыкка сыймас. Мәкаль. Ике каш арасына энә кадау Комачаулау, тоткарлык ясау. Хурландыра, Гөлфия. Ат кебек җигелеп тартканда, ике каш арасына энә кадыйлар. Н.Гыйматдинова. Ике кашык – бер тиен к. ике ат – бер тиен. Ике килмәү Бер генә кат булу, кабатланмау, кире кайтмау. Яшь гомерләр ике килми, белегез кадерләрен. Җыр. Ике койрыклы Ике якка да, ике хуҗага да хезмәт итүче, куштан, ялагай. Ике колагың үзеңә булсын Сөенечкә бернәрсә дә бирмәүне белдерә. Ике колагыңны дүрт җирдән тыгу Озак тыңлаудан туеп бетү. Минем җитмәгән җирләрне, минем кирәгемне санап китсәң, иптәшкәем, ике колагыңны дүрт җирдән тыгарсың. М.Әмир. Ике көймәнең (куянның) койрыгын (берьюлы) тоту к. ике куянны берьюлы ату Юкка борчылма, атасы, аңа карап ачка үлмәбез әле, сине бит быел дисәтник тә итеп билгеләгәннәр, ике көймәнең койрыгын берьюлы тота алмассың, – ди. М.Галәү. Шулай инде, картлар белми әйтмәгәннәр, чынлап та, ике көймәнең койрыгын тотып булмый, күрәсең. Ш.Камал. Тимәгез, ике куянның койрыгын тотам, дип, Нәсимәсеннән колак какмасын! Г.Бәширов. Ике көндә бер; ике көннең берендә Бик еш, көн аралаш. Ике кул баглау Борынгы вакытта ике кулны күкрәккә баглап, ихлас хезмәткә әзер булуны аңлаткан коллык билгесе. Ике кул белән к. ике куллап. Урыс байлары ике кул белән ярдәм биреп торганда, без мөселманнарга читтә калу һич килешмәс. И.Гази. Ике кул белән җил аулаучы шелт. Җилкуар, булдыксыз, үзен эшчән итеп күрсәтергә теләсә дә, бернинди эше дә булмаган, эшсез кешегә карата әйтелә. Ике кул белән җил аулаучы, бөтен шәһәрләр буенча шарлатанлык итүче --- әфәнде хәзрәтләре белән Шаляпин лакееның дуэле булды. Г.Тукай. Ике кулга бер эш Бер генә төрле шөгыль, төрлегә бүленеп эшләнми торган, махсус бер генә белгечлек таләп ителә торган эш; нинди дә булса билгеле бер шөгыль. Монда, ичмасам, ике кулыңа бер эш, ватылмый эшлисең. Шул эшеңә генә җавап бирәсең. Н.Исәнбәт. Ә Кәримнең ике кулына бер эш. Эше туйдырса, күңел ача ала, типтереп йөри ала. Г.Ахунов. «Тегендә, ичмасам, ике кулыма бер эш иде. Юкка килештем, – дип уйлады ул [Барый] үзалдына. – Менә монда ирекле башыңнан ирексез булып, ниндидер Исламнар, ниндидер башкисәрләр турында кайгырып ят икән!» Н.Фәттах. Ике кулга дүрт эш Эшнең күплеге турында. Крестьян хуҗалыгында ике кулына дүрт эш булыр, котырып йөрергә вакыт калмас. И.Гази. Ике кулга шәм тотып (яктыртып) эзләү Бик тырышып эзләсәң дә, башка бер җирдә ише табылмый торган яки бик сирәк очрый торган (әйбер яки кеше турында). Җир җиләкләре пешкән чакта, Син сөясең, җаный, ниндәйне? Ике кулларыңа шәм яктыртып эзләсәң дә, Син тапмассың, җанкай, миндәйне. Җыр. Ике куллап 1) Бик теләп, шатланып (риза булу, алу, каршы алу һ.б.). Аларга башкалар кушылды, шулай итеп, гаеткә каршы кичтә яшьләр җыены үткәрергә карар кылдылар. Губком әлеге адымны ике куллап каршылады. Ф.Сафин. Имтиханнарын яхшы билгеләренә генә тапшыра икән, ике куллап алачакбыз. Р.Мөхәммәдиев; 2) Ныгытып, бөтен игътибарны туплап. Миңа бу яңалык җепнең очы булып тоелды. Мин аңа ике куллап ябыштым. М.Насыйбуллин. Ике кулны баглау (бәйләү) 1) Бернәрсә дә эшләмичә тик тору; 2) к. ике кулсыз итү (1 мәгъ.). Ике кулны (да) богаулау Берәр мәшәкать чыгып, үзеңнең төп эшеңә бушый алмау. Кызының бала табуы Сәгыйдә апаның ике кулын да богаулады. Н.Исәнбәт. Ике кулны да кую Берәр эшне хуп күрү, тулысынча, хәтта шатланып риза булу. Бик хак, бик дөрес, ике кулымны берьюлы куям бу эшкә. У-ра! Н.Исәнбәт. Ике кулны кесәгә тыгып Эреләнеп, тәкәбберләнеп; эре, тәкәббер кыяфәттә. Ике кулны кисәргә бирү Сүзенең дөреслегенә, вәгъдәсенең үтәләчәгенә ышандыру өчен әйтелә. Әгәр дә мәгәр инде минем тәкъдим кабул ителмичә, бу эшне шушы көе калдырабыз икән, ике кулымны кисәргә бирәм, озакламый, безнең укучы кызларыбыз мәктәпкә бала алып кайта башлаячаклар. Г.Рәхим. Ике кулсыз к. ике кулсыз итү; ике кулсыз калу Гаиләсез-нисез, кола, дөресрәге, бүгенге ала-кола яланда, урманнар төпкелендә инде эшсез – ике кулсыз да торып калган ир-ат халкына вакытны, бигрәк тә алдагы төнне газапсызрак үткәрергә кирәк иде. А.Хәлим. – Юк, иптәш военврач, – диде Турганов ипле генә, ничектер, шатлыклы елмая-елмая. – Мин үз частема кайтам, әле замполит килгән иде, синнән башка без ике кулсыз, ди. Х.Камалов. Мин менә сездән башка ике кулсыз. К.Тимбикова. Ике кулсыз итү 1) Вакытында кирәк ярдәмне күрсәтмәү, эшне бүлдерү; эшләү, хәрәкәт итү мөмкинлегеннән мәхрүм итү. Биләсәпитсез калдырып, син мине ике кулсыз итмәк буласың бит. В.Нуруллин. – Их, Сәет! – диде ул, Бикташ әтисенең сәламен дә алмыйча. – Ике кулсыз иттегез бит сез безне, ә! Көннәр буе газап чигәбез бит сезнең аркада! М.Маликова. Сиңа иң кирәк чагында гына тегермәнгә китеп бара да ике кулсыз итә. В.Нуруллин; 2) Кыен, уңайсыз хәлгә калдыру, аптырашта калдыру. Тапты үләр вакыт, ярамаганмыни җәй өне, корырак, җылырак вакытта. Ике кулсыз итте бит, шыгырдавык... М.Мәһдиев. Хәер, «профессор» димәктән.... Ул әле бүген дә Харрасны ике кулсыз итә язды бит. К.Тимбикова. Ике кулсыз калу сөйл. Булышыр кешесез, ярдәмчесез калу; чарасыз калу. Менә әле ике кулсыз калдым. Хатын үлеп китте бит. Былтыр – атсыз, быел – хатынсыз. Н.Исәнбәт. – Алып куйыйк, [чарыкның] кирәге чыгар дип, Рәдифкә әйтеп тә караганыем. Тыңламады бит, аксак шайтан. Менә хәзер ике кулсыз калдык инде! – дип җавап бирде. В.Нуруллин. Әле дә менә бу җебегән аркасында ике кулсыз калдык. Н.Фәттах. Ике кулы кесәсендә Эшсез, булдыксыз, булышырга теләге булмаган кеше турында. Ике кулым якасында «Аның өстендәге хакымның тиешлесен алганчы дәгъвалыйм» дигән мәгънәдә. Ике кулын артына куеп к. ике кулы кесәсендә. Ике кулының берсе Берәүнең эшендә иң ышанычлысы, төп ярдәмче. Ике куян артыннан куу Берьюлы ике максатка, ике теләккә ирешергә омтылу. Ике куян артыннан куып, берсеннән коры калма. Ш.Хөсәенов. Ике куян артыннан чабып, берсеннән дә коры калган Берьюлы берничә эш алып бару, бүлгәләнү бернинди нәтиҗә китермәячәгенә киная. Ике куянны бер атуда егу к. ике куянны берьюлы ату. Әткәй белән дә күрешербез, укырга да кереп кайтырмын. Ике куянны бер атуда егарбыз. Э.Касыймов. Ике куянны берьюлы ату (куу, тоту) Бер башкарган эш белән ике максатка ирешү, бер эш башкарып, икенче мәсьәләне дә хәл итү. Үргәнеч, ни хикмәт, Сарайдан читләшә бара. Сөһәйлнең анда булуы ике якны якынлаштырыр, фикерләрне берләштерер. Аны Үргәнечкә тәрбия өчен җибәрүем белән ике куянга берьюлы атармын, ике сунарны бергә алырмын! Ф.Яхин. Ул үзе сөйли торган сүз белән үзе үк мавыгып китте: – Дөресен генә әйткәндә, ике куянны берьюлы тотмакчы булган идем мин. Синнән дә үч алмакчы идем, кызда да өмет юк түгел. Ф.Хөсни. Ике күз алмам к. ике күзем карасы (нуры). Ике күз арасында юк булу Хәзер генә күз алдында булган кеше яки әйбер кинәт югалу. Ике күзе генә калу Бик каты ябыгу. Ике күзе дүрт булу 1) Хәйран калу, шаккату, бик нык аптырау, гаҗәпләнү. [Маннур] Сөт тутырган бидон янына килде дә, «тратайка»ны бераз кыйшайтып, бер ыргак белән бидонның сабыннан эләктереп, үзенә таба тартуы булды, авыр бидон җиңел генә «тратайка» өстенә менеп тә утырды. Хәбирәнең ике күзе дүрт булды. М.Хәсәнов. Исәнтәй --- арадагы барлык бүләкләрен өйгә алып керде, барысын да идәнгә --- ташлады да: – Сиңа, олуг бикә! – диде. Кәринә бикәнең ике күзе дүрт булды. Н.Фәттах. --- бабай пычкының бер башын скрипка кебек ияк астына кыстырып, икенчесеннән шундый тибрәтеп җибәрде: гади пычкы сандугач кебек сайрый башламасынмы? --- Асиянең ике күзе дүрт булды. Г.Әпсәләмов; 2) Тилмереп, түземсезләнеп, зарыгып көтү турында. Сине көтеп, ике күзем дүрт булды. Ике күзе кебек Бик көткән, бик кадерле, теләгән; бик кадерләп саклаган. Мостафинның ике күз кебек теләгән нәрсәсе – бала. Ә.Еники. Ике күзе кебек (төсле) саклау Бик кадерләп саклау. Ике күзем (карасы, нуры) Сөеп, иркәләп әйтү сүзе («кадерлем», «бәгърем» мәгънәсенә туры килә). – Әйдүк, әйдүк, ике күзем, түребездә бул! [– диде Сәйфетдин абзый]. Ә.Еники. Дәү, бик дәү үс, ике күзем. Г.Гобәй. Ике күзем карасы, йөрәгемнең парәсе. Н.Исәнбәт. Ике күзем кояшы к. ике күзем (карасы, нуры). Ике күзем чәчрәсен (чәчрәп чыксын)! Берәр нәрсәгә ышандырырга кирәк булганда әйтелә торган ант-каргыш сүзе. Гайния --- әкрен генә сөйләнә иде: – Ике күзем чәчрәп чыксын әгәр! --- инде, зинһар, кешегә генә чыга күрмәсен. Ф.Хөсни. Әйдәле, әйдә, синең бу әтәч тиресеннән эшләнгән портфелеңне суга салып карыйк әле! Ике күзем чәчрәп чыксын, таш кебек төпкә китәчәк ул! З.Хөснияр. – Чынлапмы, Гөлфия? – Балачакта без «ике күзем чәчрәсен» дип каргана идек. Н.Гыйматдинова. Ике күзен дүрт итеп 1) Зур игътибар белән, бик яхшылап. Буранбай ике күзен дүрт итеп баянга карап тора иде. Г.Әпсәләмов. Яңгура Гөлшәһидәгә ике күзен дүрт итеп карады. Измәгә буялып беткән кием белән дә нинди матур ул! Г.Әпсәләмов; 2) Тилмереп, зарыгып. Мин әнә шулай ни эшләргә белмичә, ике күземне дүрт итеп, Сәкинәдән хат көтеп йөргән чакта, --- теге Гөлүсә дигән укытучы тагын калкып чыкты бит, туган. В.Нуруллин. Хатыны инде чәйне кайнатып өлгергән, ике күзен дүрт итеп, иренең кайтуын көтә. Э.Касыймов. --- Айчибәрнең авылда ике күземне дүрт итеп көткән хаты тулай торакның вахтёр янындагы өстәлендә кояш нурларыннан саргаеп өлгергән иде инде. Н.Әхмәдиев. Ике күзен дүрт итү Бик нык гаҗәпкә калдыру, шаккатыру. «Ярый, исән булсак, бер күрешербез әле без ул чибәр белән. Ике күзен дүрт итәрбез әле без аның!» – дип, үзен-үзе юатып, Равил мотоциклын кайтыр якка борды. В.Нуруллин. Әмма аңа [Сәкинәгә] күңеле төшкән кеше бер мин генә булмаганмын, башка егетләрнең дә ике күзен дүрт иткән икән ул. Г.Галиева. Ике күзе тиң чыксын! Кешегә яманлык теләү, каргау сүзе. Ике күзе төсле Иң кадерле әйбер турында. Өзелеп сорыйм: ике күзең төсле, Спартакны сакла, аппагым. М.Җәлил. Ике күзе ут булу 1) Дәртле, гайрәтле, көчле, йөрәкле, энергияле булу. Егет булса, мут булсын, ике күзе ут булсын. М.Җәлил; 2) Бик каты кызыгу, үзенеке итәсе килү; берәр нәрсәгә зур теләк уяну, йөрәк җилкенсенү. Егет матур кызлар күрсә, Ике күзе ут булыр. Җыр. Гармуныңны тартып уйна, Җырлаучыга хут булсын! Җыр тыңлаучы яшь кызларның ике күзе ут булсын! Н.Исәнбәт. Ике күзе шар булу к. ике күзе дүрт булу. Башка вакытта абыйсыннан мондый каты сүз ишетмәгән Адайның ике күзе шар булды. Н.Фәттах. Ике күзе юлда булу Кемнең (яки нәрсәнең) дә булса килүен юлдан кү?



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә