ИКӘҮЛӘШЕП рәв. Икесе бергә, икесе бергәләп, икесе дә. Һәм, икәүләшеп, шарт та шарт газ пистолетыннан атарга керештеләр. Р.Мөхәммәдиев. Алар, икәүләшеп, бураны рәтләп куйдылар, кулларын кызартып, туңдырып, чишмә юлын тазарттылар. М.Маликова. Тик алдан ук кисәтәм: ул буш, тузга язмаган өметләреңне оныт... Рәисең Хөсәен Моратшин да яшь, икәүләшеп, каш ясыйм дип, күз чыгармагыз!.. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә