ИКӘҮЛӘП рәв. 1) Икәү бергәләп, икәү бергә, парлап. – Иртәгә өмә була. Хатының белән икәүләп барыгыз! – дип кычкырып калды Низамый алар артыннан. Н.Фәттах. Парашютны икәүләп җыйгач, алар, велосипедка утырып, чирәмлек буйлап киттеләр. М.Маликова. Боламык ашалып, чәй эчелгәч, алар икәүләп өй буена чыгалар. А.Гыйләҗев 2) Икәү берьюлы, икесе бервакытта. --- үзең дә беркая чыкмассың! Икәүләп карарсыз баланы, икәүләп өйдә ятарсыз! Н.Фәттах 3) сөйл. сир. Ике чамасы, ике тирәсе. Икәүләп кенә калган |