ИКӘҮДӘН-ИКӘ’Ү рәв. 1) Икәүләп кенә, икәү генә, бары тик икәү генә. Әкрен генә тирбәлгән нарат ябалдашлары арасында, яр буендагы чәчәкләр өстеннән очкан күбәләк, су кырыена сикереп чыккан бака малае янында – шушы гүзәллек, сафлык эчендә – алар гүяки улы белән икәүдән-икәү генә калдылар. М.Маликова 2) Башка кешеләрне катнаштырмыйча, башкалар юк чакта, күзгә-күз. Бердәнбер сөйләшкән кешесе – әнием, әтием белән икәүдән-икәү генә үз бүлмәләрендә кичләрен шыпырт кына сөйләшәләр. Ә.Еники. Мин инде аның [Җәүдәт Харисович] белән кичә күргәннәр, бүгенгәчә уйлаганнар турында икәүдән-икәү генә сөйләшербез, төрле версияләр корырбыз, дип уйлаган идем. М.Маликова. Улы белән икәүдән-икәү генә калгач, ана аңа үз янынарак күчеп утырырга кушты. Н.Фәттах |