ИКӘ’Ү сан 1. 1) Барысы, бар булганы, бөтенесе бергә ике булуны белдергән җыю саны. Без дә Фәннур белән икәү берәр чит илгә барырга, дип уйлап кына торадырыек! Л.Лерон // Санаганда «ике» мәгънәсендә кулланыла. Аннан кыз --- чут төймәләрен шудыра-шудыра санарга кереште: – Берәү, икәү, өчәү ... кырык алты... М.Маликова. Иркәләнеп елмаю. Тагын берәү, икәү --- тулы бер атлама-обойма. Мә, ал, барысы да сиңа... Кинәт килгән бүләк кадерлерәк була. Т.Галиуллин. Үзем үлчәү таягын атлатып барам, үзем кычкырып метрлар саныйм: берәү, икәү, өчәү... унау... кырык... Л.Ихсанова

2) Икесе бергәләп, икәүләшеп. Сәгыйть Зәйтүнәне үзенә табарак елыштырды. – Нәрсәдән куркырга?.. Икәү булгач... Н.Фәттах. Рафисның җыр белән миңа мәхәббәтен аңлатканын, аккошларга тиң итеп мине атаганын без икәү генә белә идек шул. М.Маликова

3) икәве, икәвесе тарт. форм. Тегесе дә, бусы да; икесе дә. – Ә ничек сөйләмисең, ди? – Сабир башын күтәрә төште, күз аклары елтырап китте. – Икәвесен берьюлы әнә шулай әпен-чәпен туздырып ташласын да сиңа! Э.Касыймов. Әллә инде --- дип җырлагандай булды берәү. Әллә Зәйтүнә, әллә Гөлүсә шунда. Аларның икәвенең арасы шулкадәр еракмы соң? Н.Гыйматдинова

2. а. функ. Ниндидер, гомуми фараз ителгән ике кеше. Әгәр икәүнең күңелендә тыелгысыз сөю уты кабынган икән, аларның юлына аркылы басарга беркемнең дә хакы юк. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә