ИКӘН ярд. ф. 1) Фигыльдән башка сүз төркеменә караган сүзләр янында килеп, аларга фигыль төсмере бирә. Тел ил белән икән, аерым түгел икән. Ил язмышы тел язмышы икән. С.Хәким. «Ә ник үзең шалтыратмыйсың?» – дип әйтүдән чак кына тыелып калдым. Билгеле инде ник икәне. М.Маликова 2) Хәбәр составында килеп, җөмләдә белдерелгән фикергә раслау, дөресләү төсмере кертә. Шунда тәрәзәгә күзе төште. Нәкъ манара өстендә генә тулган ай эленеп тора икән. Г.Бәширов. Тулы чүмечне ул тын да алмыйча эчеп бетерде дә, ат кебек пошкыра-пошкыра, эчен угалап алды. – У-ух, бик эчәсе килгән икән. Н.Фәттах. Баксаң, ике ел эчендә авылда ике оя кызлар өлгергән икән. Ике елда малайлар үсеп җиткән икән... М.Мәһдиев 3) Сорау җөмләдәге икеләнү, шикләнү, шөбһәләнү, фараз кылу төшенчәләрен көчәйтеп килә. Бу ни эш икән?.. Гөлбануның элекке йөргән егете булдымы икән? Миңа дигән кызны алды, дип, үч итеп, кисәргә маташтымы икән? Ул кем икән? Г.Ибраһимов. Менә шушы минутларда, кай җирләрдә, ниләр эшли икән ул [Госман]? Л.Ихсанова. Дөньяда «бәхет», «мәхәббәт» дигәнең кешенең кай ягына карап бирелә икән? М.Маликова 4) Сөйләүче тарафыннан тормыш тәҗрибәсенә, күргән-белгәннәргә нигезләнеп ясалган нәтиҗәне белдереп килә. Дөньяда иң авыр газап сөйләшмәү икән. И.Салахов. Фаҗига башларны яргач, зиһенне ача икән. Җиңгәннәр итеге белән күзеңә баса икән ---. Р.Фәйзуллин. Кайбер илләрдә шосседан егерме биш метр киңлегендәге арада печәнне терлеккә бөтенләй бирмиләр икән. М.Мәһдиев 5) Шарт җөмләне баш җөмләгә бәйләп килә. – Кирәк икән, кызлар бар! – Нәсим кеткелдәп көлеп куйды. Н.Фәттах 6) «Белмәгән идем, инде белдем» дигән мәгънәне аңлата. Булган икән. Күп укыгансыз икән. Алай икән 7) «Имеш» мәгънәсендә килә. Сәрвиназ төш күргән төндә әнисе Хәйриягә дә төш керде. Шушманың көмеш суы ярларыннан чыгарга җиткән, елга тын гына ага икән. Ирек мәйданы. Төшемдә күп акча тапканмын икән |