ИЗҺА’Р ИТҮ ф. иск. кит. Нинди дә булса хәбәрне, уйны кешеләргә ачып салу, белдерү, сөйләү. Уйчан дәрт вә шул ук вакытта әллә никадәр хәтлелек изһар итәләр иде. Ф.Әмирхан. Бу «җир» гали диеп тик тормаслар, ваклыкларын изһар итәрләр. М.Гафури