ИЗҮЧЕ и. Сәяси, икътисади, рухи яктан җәберләүче, кысучы; эксплуататор. Ул җирләрдә элек изүчеләр, Паразитлар хөкем сөрделәр, Илебезнең бөтен матурлыгын Алар гына йотып килделәр. Ә.Исхак. Эчемдәге янган ачу белән безне изүчеләргә каргыш-ләгънәт яудырам. А.Алиш. – Бай белән ярлы бер сулыш алырмы икән? – диде ул, ниһаять. – Изүче белән изелүче бер сафка басармы? Т.Әйди |