ИЗҮ II и. 1) Киемдә муеннан аска таба ачыла торган итеп эшләнгән уемты. Гафият абзагыз да бүген иртәдән бирле кырда эшли: беләкләрен сызганган, изүләрен ычкындырган, маңгаеннан гөрләп тир ага. И.Гази. Хәмдия тиз генә әнисенең изүен, яулыгын чишеп җибәрде, биленә буган капчыгын чиште. Н.Фәттах. Аннары ул, изүеннән энәсен алып, яңа җеп саплады да командирга эндәште. А.Шамов 2) этн. Татар хатын-кызларының тукымага төрле төстәге тасмаларны дуга сыман беркетеп тегелгән, укалар белән чигелгән һәм тәңкәләр белән бизәлгән, күлмәк өстеннән кия торган, күкрәкчәгә охшаш бизәнү әйбере. Анау кәшимир күлмәгем белән изү тәңкәмне дә калдырмадылар бит. Ашка-суга йөрергә бернәрсәсез калдым. Х.Кәрим |