ИЗҮ I ф. 1. 1) Каты яки порошок шикелле нәрсәне сыеклык кушып болгатып, йомшак, сыек яки боламык хәленә китерү. Иртәгә икмәк изеп куясы бар, шикәр иртәгәлек кенә калды. Ә.Фәйзи. Хәлим белән Ибраһим бер өлеш сыер тизәгенә 5 өлеш су кушып изделәр. Г.Гобәй. Малай: «Әнием аны үзенең күкрәк сөтенә изеп пешерде шул!» – дип җавап биргән. Ә.Еники

2) Нәрсәне дә булса зур авырлык астында калдырып бастыру, таптау, сыту, формасын җимерү. Зур, мәһабәт гәүдәсе белән бер өйгә таба ыргыла һәм өйне сытып, изеп, бакчалар эченә кереп китә. И.Гази. Малайлар, әүмәкләшә торгач, ике карлыган куагын изделәр, ---. А.Гыйләҗев. Аның хәзер алар артыннан борыласы, килгән шәпкә кырдан китереп бәреп, --- аркылы-торкылы йөреп таптыйсы, изәсе килде. Ф.Садриев // Шул рәвешле үтерү, бетерү, юкка чыгару. Соңыннан Васильконы, күкрәгенә такта салып, шуның өстендә бии-бии изеп үтерәләр. В.Имамов. Әсир төшкән урыс кенәзләрен һәм атаклы кыпчак бәкләрен монголлар аяк-кулларын бәйләп җиргә тезеп салганнар да, өсләренә агачлар тезеп, шулар өстенә киезләр җәеп, үзләре шунда менеп утырып тантана иткәннәр, тегеләрне изеп үтергәннәр. З.Зәйнуллин

3) күч. сөйл. Бик каты кыйнау, хәлдән тайдырганчы кыйнау. Винтовка инде аларның икесенең дә кулыннан ычкынган, алар бер-берсен аста калдырырга, буарга, изәргә тырышалар иде. А.Шамов. Бикмәмәтне изеп ыргыту белән бергә, авылда бөтен ярлыларны кыйнау башланды. Г.Толымбай. «Әлфред терелде микәнни? Кичә нык изгәннәр иде бит. Чибәр кызлар өчен кыйммәт түләргә туры килә шул», – дип уйлады Миләүшә, янә көзгегә күз салып. Ф.Яруллин

4) күч. Күңелгә авыр булып, борчып, газаплап тору. Галинең эче пошарга, аны вөҗданы изәргә, борчырга кереште. М.Гафури. Җанны изә торган авыр моң һәм тойгылар белән мин ишегалдына чыктым. Ф.Әмирхан. Бигрәк тә блокадада калган Ленинградтан бер хәбәр дә килмәү, иренең язмышы билгесез булу аны бик изә иде шикелле. Ә.Еники

5) күч. Төрле авырлыклар, дөнья мәшәкатьләре басу; газап чиктерү, хәлдән тайдыру, эштән чыгару. Кич берлән һаман ялгыз йокларга өйрәнмәде. Шул ялгызлыкның изүенә хәйлә таба алмады. Г.Исхакый. Шул вә, гомумән, тормыш агымы мине бик изгән, бик эштән чыгарып, йөрәгем әллә нинди ачу, ләгънәт белән тулган. Г.Ибраһимов. Ике елга якын халык миен изгәннән соң тайды ул моннан. А.Хәлим // Организм физик һәм психик яктан таушалу. Мин нервлы кеше, фронтлар мине изде. Ш.Камал. Мин, кире борылып, буш аллеялар буйлап киттем. Йокысызлык, йокысызлык изә. Ә.Еники

6) күч. Икътисади, сәяси һәм рухи яктан кысынкылыкта тоту, җәберләү, эксплуатацияләү. Ярлыларны изгән байларга каршы баскынчылык итсәм, менә минем өчен шул күңелле... М.Фәйзи. Расаларның бертигез булмаулары турындагы ялган теория буржуазиягә империалистик сугышларны, колониаль политиканы, бер халыкның икенче халыкны изүен --- аклар өчен кирәк булды. Дарвинизм нигезләре

7) күч. Нәрсәне дә булса аңлашылмаслык хәлгә китереп бозу, танымаслык хәлгә җиткерү. Ахун бу Коръән аятьләрен шулкадәр сындыра, шулкадәр изә иде. Г.Тукай. Һәммәсе [килешле] уйнадылар, тик чегән хатыны Алмазова гына изде: татар сүзен дә [әйтә] алмагач, сәхнәгә аяк басмау кирәк иде. Ш.Әхмәдиев

8) күч. гади с. Кирәкмәгән, зарарлы эш эшләү; җайга салынып беткән, көйләнгән эшне бозу. Бу арада Газиз үзе генә эшне изеп ташлады әле. Ф.Әмирхан. Шул радионы юкка чыгарасы, изеп ташлыйсы килде. Х.Камалов

9) күч. гади с. Бер сүзне күп тапкыр кабатлап сөйләү; нинди дә булса эшне яки хәлне кирәгеннән артык тикшерү. Сез – зирәк егет, сездән зур кеше чыга ---. Халкыгызга зур хезмәт күрсәтә алырсыз ---, – дип, [ул] картларча озак изеп килә. Г.Ибраһимов

2. и. мәгъ. Икътисади, сәяси һәм рухи кысынлык, җәбер; эксплуатация. Фашистлар изүе астында калган совет кешеләре каршында, немецлар изүе астында интегүче Европа каршында җинаять булыр иде. Г.Әпсәләмов. Ирегебезне югалтып, урыс изүендә дүрт йөз елдан артык җәфаланып яшәп, --- югалтуларны моңга салырга өйрәнгән халык без, татарлар. З.Зәйнуллин. Ул Үзәк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европа халыкларын фашизм изүеннән азат итүче булды. И.Мамаев

Изә бару Торган саен ныграк изү

Изә башлау Изәргә керешү. --- ялгызлык хисе яңадан талкый, җанын баса, җанын изә башлады. М.Хәсәнов. – Берәүне дә күрәсем, яшисем килми, – дип, йодрыклары белән печәнне изә башлады. Т.Нәбиуллин. Башы белән буразна катысына барып төшкән корбанын шундук котырган эт кебек талый, таптый, изә башлады: – Менә сиңа! Менә сиңа! Безнең авылда бүтән җырламассың! А.Хәлим

Изә бирү Бернәрсәгә дә игътибар итмичә изүне дәвам итү. «Ниемә кирәк соң сез миңа?» – дип, Таптамыш [аю баласы] аларны [бака яфрагын] тәпие белән таптый, изә бирә. Әкият

Изә төшү Тагы да ныграк изү

Изеп алу Кыска вакыт арасында, берара изү эшен башкару

Изеп ату Тиз генә изү; изелгән хәлгә китерү

Изеп бетерү Барысын да, бөтенесен дә изү; барысын да изелгән хәлгә китерү. Без авылга барып кергәндә, инде аны таптап, изеп бетергәннәр иде. А.Шамов. Тирә-юньдәге бөтен бакчаларны таптап, изеп бетерделәр. А.Гыймадиев. Дару йотмыйча йокларга ятса, мендәрен изеп, эчен чыгарып бетерә. А.Гыйләҗев

Изеп җибәрү Теләп, рәхәтләнеп изү. [Хәсби:] Бераз бодай оным бар, иртә беләнгә коймак изеп җибәрербез. К.Тинчурин

Изеп килү Электән, күптәннән дәвамлы рәвештә изү. Рөстәм үзенең алдында туасы таңның яктылыгын сизеп уянырга хәзерләнгән кешене – үзен гомере буе изеп килгән караңгылыктан чыгарырга юл эзләүче Садрыйны күрде. Һ.Такташ. Ләкин үз халкын изеп килгән ак патшага (Россия хакимлегенә) каршы хәрәкәтләр хакында язарга базмый. Ф.Галимуллин

Изеп кую Алдан изеп әзер итү яки тиешле хәлгә китерү. Нәфисә апасы аларны ишек төбендә озатып калды: – Галимҗан, бик озак йөрмәгез, яме. Югыйсә, пилмәнем суынып бетәр. Камыр да изеп куярмын, Алла боерса. Ф.Зариф. Мөнәвәрә апаң бер пот он китереп китте. Төш вакытында ук изеп куйган идем. Ф.Шәфигуллин

Изеп ташлау 1) Аннан-моннан, тиз-тиз генә изү

2) Уйламаганда, көтмәгәндә, бик каты итеп изү. Кеше-фәлән күреп, үзенә әйтсәләр, җанымны чыгарганчы кыйнап, изеп ташлар бит. Г.Камал

Изеп тору Һаман, бертуктаусыз изү. Күк йөзен иртәдән бирле соры болыт баскан, түбәнәеп калган гөмбәз җанны изеп тора сыман. Р.Зәйдулла. Авылны урап кайткач күңеле булды, иртәдән бирле үзен басып, изеп торган моңсу уйлары таралып китте кебек. Ф.Латыйфи. Аңлап та, аңлатып та булмаган, бөтен аңны-зиһенне томалап, албастыдай изеп торган бу курку тойгысыннан аның йөрәге сулкылдап тибәргә тотынды ---. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә